Ярышлар, турнирлар практикасын һәм милли команданы әзерләүне берләштереп, көрәш буенча Россия җыелма командасының укыту-күнекмә җыеннарын үткәрү чорында узды.
Тантаналы чараларда Россия Көрәш Федерациясенең Көньяк федераль округы буенча вице-президенты Радик Илалов, Россия Көрәш федерациясенең техник делегаты Геннадий Причина, шулай ук ярышларның баш хөкемдары, халыкара класслы спорт остасы Нәфис Миңнебаев катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар исеме өчен катнашучылар ир-атлар арасында – биш, яшүсмерләр арасында өч үлчәү авырлыгында көч сынашты. Турнир спортчыларның югары әзерлек дәрәҗәсен, көрәшнең конкурент холкын һәм спортның бу төрен үстерүдә буыннар дәвамчанлыгын күрсәтте, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез