Контрактникларга һәм гаиләләренә бушлай юридик, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтелә

Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючыларга хәрби хезмәткәр статусы бирелә. Ә ул билгеле бер ташламалардан файдалану мөмкинлеге ача. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Хәрби комиссариатны мәгълүматларына таянып яза.

“Республикада контракт төзүчеләргә ярдәм чаралары гамәлдә булып килә. Шулай ук аларның гаиләләренә дә ярдәм ителә. Ягъни хәрби хезмәткәр, Ватанны саклаган бер мәлдә, гаиләсенең кайгыртучысыз калмавын белеп-аңлап тора”, – дип сөйләп үткән Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю пункты офицеры Егор Горячев.
Хәрбиләрнең гаиләләренә – бушлай юридик һәм психологик ярдәм, өлкән яшьтәге якыннарына – социаль ярдәм күрсәтелә, сабыйларына балалар бакчасыннан урын бирелә, ә мәктәптә һәм көллияттә укучы балалары бушлай тукландырыла.
Моннан тыш хәрби хезмәткәр кредит каникулына, вузларда балаларын бушлай укытуга, бушлай даруларга, 20 ел хезмәт иткәннән соң хәрби пенсиягә чыгуга исәп тота ала.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү