Витаминнарның һәм азык өстәмәләренең нәрсәгә китерүен аңлатканнар

Аларда организм өчен зыянлы һәм хәтта агулы матдәләр булырга мөмкин.

Дөрес тукланмаган кешедәге туклыклы матдәләр кытлыгын витамин-минераллар һәм төрле азык өстәмәләре белән генә бетереп булмый. Британия диетологлары Маргарет Рейман һәм Эмма Дербишир шундый фикергә килгән, дип яза “KazanFirst”.

Галимнәр әйтүенчә, мондый өстәмәләр туклану сыйфатын яхшыртуга ярдәм итсә дә, табигый ризыклардагы файдалы матдәләрне алыштыра алмый. Аларның сүзләренә караганда, кайбер витаминнар һәм өстәмәләр начар, хәтта агулы матдәләрдән торырга, туклыклы компонентлары микъдары дөрес булмаска мөмкин. Шулай ук поливитаминлы өстәмәләрдәге төрле кушылмаларның, төрлечә үзләштерелүләре сәбәпле, бер-берсенә туры килмәве бар. Бу исә организмга зыяннан гайре берни китерми.


Фикер өстәү