D витамины җитмәү коронавирус вакытында нинди куркыныч тудыруы хакында билгеле булды

Организмга D витамины җитмәү коронавирус инфекциясен авыррак кичерүгә, кайбер вакытларда хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Британия галимнәре әнә шулай дип кисәтә. Инфекция көчәеп китмәсен өчен D витаминын “удар” дозада кулланырга кирәк. Гәрчә бу организмда кальцийның артык күп микъдарда пәйда булуына китерсә дә, дигән йомгак ясаган алар. Тикшеренү әлегә басылып чыкмаган, әмма инде авторлары аның турында Express газетасына сөйләгән.

Тикшеренү авторлары COVID-19 инфекциясе белән кешеләрнең кайсы төбәктә, нинди киңлектә яшәүләре арасындагы гаҗәеп бәйлелекне ачыклаган. Аларның әйтүенчә, Төньяк ярымшарда яшәүчеләрнең (ә андагы халыкка ел дәвамында диярлек D витамины җитми) чирне кемгә караганда да авыррак кичерүләре күзәтелгән.
D витамины иммун системасы эшендә зур роль уйный: организмга бактерияләр һәм вируслар эләгү куркынычы килеп туганда, иммунитетны көчәйтеп җибәрә. Кыскасы, D витамины җитәрлек булганда, иммунитет әйбәт эшли. “Коронавирус күзәнәк өслегендәге аксым “чәнечке”ләренә һөҗүм ясый. Витамин исә аны булдырмый калуга ярдәм итә”, –дип аңлаткан бу хәлне тикшеренүчеләр. Аларның сүзләренә караганда, зурларга кояш саранрак елмайган айларда – октябрьдән мартка кадәр, табиблар киңәшләренә таянып, тәүлегенә 400 МЕ (10 мкг) күләмендә D витаминын ризык белән яки өстәмәләр рәвешендә кертергә кирәк. Галимнәр әйтүенчә, витамин микъдарын алга таба 4000 МЕ (100 мкг) күрсәткеченә җиткерү шарт.
Витаминның организмда кальций микъдарын арттыруына килсәк, тикшеренүчеләр фикеренчә, моннан куркасы юк. Беренчедән, мондый хәл сирәк күзәтелә һәм була калса да аны бик җиңел дәваларга була. Икенчедән, гиперкальциемия барлыкка килү куркынычын COVID-19 инфекциясеннән үлү куркынычы белән һич тә чагыштырып булмый. Организмда кальцийның артык күп булуы сөякләргә, бөер һәм йөрәккә зыян салырга мөмкин. Әмма галимнәрнең ышандырып әйтүенчә, 4000 МЕ күләмендә D витаминының зурлар өчен бернинди дә зыяны юк. Бары тик балаларга һәм артык ябык кешеләргә генә аның күләмен киметергә кирәк.
Моңа кадәр АКШ тикшеренүчеләре дә D витаминының коронавирустан саклавын ачыклаган.


Фикер өстәү