Усактан такыялар ясаучы Госман Хәсәншин: Аны киеп куйгач, бераздан баш авыртуларын юып алган кебек була»

Балтач районының Норма авылында яшәүче Госман абый Хәсәншинның кулыннан килмәгән эше юк. Бирнә сандыклары, күз тиюдән сак­лаучы беләзекләр дисеңме, дәвалау сәләтенә ия булган эшләнмәләрме – барысын да булдыра!

13 ел балаларга география фәнен укыткан ул. Инде менә озак еллар сувенир сандыклар, оригами ысулы белән ваза, чәчәк, аккош, шпагат бавыннан себерке, келәмнәр, кер баулары, арканнар үрә. Усак агачыннан амулет-такыялар ясый, таба майларга канатлар бәйли.
Беренче сандыкларын армиядән кайткач ясап караган ул. «Хәзер дә бик яратып эшлим», – дип сөйли Госман абый. Сандык­ларның хәтта берсе эченә бишне кертеп, «матрешка» рәвешендәгеләрен дә ясый икән.
– Хәзерге калайлар еллар буе сакланса да күгәрми. Шуңа күрә бу сандыклар бик озакка чыдый. Аларны бүләк итеп тә бирәм, заказга сораучылар да бар. Уртача зурлыктагы бер сандыкны ясар өчен ике көнләп вакыт кирәк, – ди ул.
Усак агачының дәвалау сәләте, файдалы үзлекләре булуы турында элек-электән сүзләр йөргән, хәтта медицинада да расланган. Госман абый Хәсәншин исә дәвалау сәләтенә ия булган әлеге агачтан үз эшләнмәләрен ясый.
– Усак агачының күп чирләрне дәвалый алу сәләте турында ишеткән бар иде инде. Шуның белән кызыксынып китеп, баш авыртуларын басарга ярдәм итә торган такыя ясап карадым, – ди Госман абый. – Ул бер-ике еллык усак ботакларыннан ясала. Аны мунчага алып кайтып, яхшылап киптерәм. Атна-ун көн чамасы кибә. Кибеп беткәч, усакның кәүсәсеннән 15–20 түгәрәк турап алам. Һәрбер түгәрәккә 4 тишек ясыйм. Алар аша җеп үткәрәм дә бер тасмага тезәм. Шушы такыяны киеп куйгач, бераздан баш авыртуларын юып алган кебек була.
Гаиләсе генә түгел, барлык таныш-белешләре дә әлеге такыяның шифасын таба, сорап ясатып кына торалар. Хәзер исә шул ук усак агачыннан эчке авыруларны дәвалый торган әсбаплар эшли.
Кул эшләре ясау белән оныклары да мавыга икән. Мәктәптә укучы Зилә белән Ислам, төрле эшләнмәләр белән бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар, мәдәният чараларында катнашалар.
Госман абый исә үзе дә, хатыны Әлфия апа да мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын укытканнар:
– Мин гел балаларны хезмәт белән тәрбияләргә тырыштым. Үземнең белгәннәрне оныкларыма да өйрәтәм, – ди ул.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү