Коронавирусның Британия штаммы безгә кайчан килеп җитәргә мөмкинлеген фаразладылар

Россиядә коронавирус инфекциясенең Британиядәге мутациясе пәйда булу – котылгысыз хәл. Илдә инде яз урталарында ук тарала башларга мөмкин ул. “Лидер медицины” үзәге баш табибы, инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков шулай дип белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

“Британия штаммы безгә барыбер киләчәк, бу хәл барыннан да элек яз урталарында булыр, дип уйлыйм. Хәзер чикләүләрне алсак, чирнең бик нык көчәюе бар”, – дигән белгеч. Аның әйтүенчә, яңа штаммның безгә килүе – котылгысыз, шуңа күрә, аңа әзерләнергә кирәк.
Евгений Тимаков искәртеп үткәнчә, коронавирусның Британия штаммы, башкаларыннан аермалы буларак, җиңелрәк, тизрәк тарала. Моннан алдагы штаммнарга кешегә йогу өчен күп вирус кирәк булса, монысына – азрак та җитә.
Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә генә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәүге тапкыр Бөекбританиядә пәйда булган яңа штаммның тагын алты илдә пәйда булып, мондый илләр санының инде 86га җитүен хәбәр итте.
Моңа кадәр Россия галимнәре коронавирусның Британия, Көньяк Африка һәм Бразилия штаммнарының ил территориясендә әлегә ачыкланмавын хәбәр итте.


Фикер өстәү