Президент Баулыда Марат Ильясовның реабилитация үзәге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов бүген Баулыда “Я СМОГУ” физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча коммерциясез оешмада булды. Хәрәкәт рәисе Марат Ильясов моннан 14 ел элегрәк юл һәлакәтенә юлыгып, инвалид калган – тулысынча параличланган.

Үзе өчен савыгу методикасы һәм тергезү программасын эшләп, даими күнегүләр нәтиҗәсендә аякка баскан. Шуннан соң башка инвалидларга да ярдәм итү ниятеннән, грант акчасы һәм башка чыганаклар хисабына коммерциясез оешма булдырган. Шулай итеп, партнерлары белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә узган елның декабрендә 210 кв.м мәйданлы үзәк ачкан. Үзәкнең күнегү залларында ел саен 300гә якын кеше шөгыльләнә алачак. Аны капиталь төзекләндерү өче республика бюджетыннан 4 миллион чамасы акча бүлеп бирелгән. Үзәктә хезмәт күрсәтүләрнең барысы да – бушлай.
Марат Ильясовка 2020 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш кертүе өчен Татарстан Президентының исемле премиясе тапшырылган. Аның барышында Рөстәм Миңнеханов реабилитация үзәгенә килеп чыгарга вәгъдә иткән булган.
Бүген исә Президент мөһим башлангычның, һичшиксез хупланачагын вәгъдә итте һәм мондый үзәкләрнең бөтен республика күләмендә пәйда булырга тиешлеген искәртте.


Фикер өстәү