Фәрит Мөхәммәтшин белән Игорь Баринов Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру юллары хакында сөйләште

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эшлекле визит белән килгән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Баринов Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләсен карады. Барлыгы 173 милләт вәкилләрен үз канаты астына сыендыручы Татарстанда милләтара һәм конфессиара тынычлык-татулыкка зур игътибар бирелеп килә. Парламент башлыгы әйтүенчә, бу эштә иң мөһиме – республикада яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен саклау һәм үстерү, милләтара низагларны булдырмау.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Халыклар ассамблеясе, беренчеләрдән булып, республикада 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар планын эшләп, аларны тормышка ашыруга да керешкән.

Игорь Баринов Татарстан Халыклар ассамблеясе эшен, аеруча федераль проектларны тормышка ашыруда актив төстә катнашып килүче Яшьләр ассамблеясе эшен югары бәяләде.

 

 


Фикер өстәү