Өлкәннәр танышу сайтларында күбрәк утыра башлаган

Урта һәм өлкән буын кешеләре танышу сайтларына ешрак кереп, аларда күбрәк әйберләр сатып ала башлаган. Шулай итеп, 71-80 яшьтәгеләрнең мондый сервислар аша акча чыгымы алты тапкыр, 61-70 яшьтәгеләрнең – ике тапкыр арткан, дип хәбәр итә “Известия”.

Узган елда мондый мәйданчыкларда түләүләр күләме (мәсәлән, анкеталарны күбрәк таныту-тарату, лайклар кую мөмкинлеге өчен) 2019 елдагы белән чагыштырганда 75 процентка арткан. Инде быел да, 2020 елның шушы ук чорындагыга караганда, танышулар сайтларында чыгымнар күләме 44 процентка үскән. Ә инде иң күп чыгымнар нәкъ менә шул “гомер көзе”нә керүчеләргә туры килә.
Тәгаенләбрәк әйтсәк, 18-25 яшьләрдәгеләрнең танышулар сайтларында хезмәт күрсәтүләрне сатып алу күләме – 32 процентка, 71-80 яшьләрдәге кешеләрнең – алты тапкыр, 61-70 яшьләрдәгеләрнең – ике тапкыр, 51-60 яшьтәгеләрнең – 6,7 тапкыр арткан.

Белгечләр әйтүенчә, бу хәл коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле өлкән яшьтәгеләрнең өйдә утырырга мәҗбүр булуына бәйле.


Фикер өстәү