Рөстәм Миңнеханов Татарстанда битлек режимы ни өчен сакланганлыгын аңлатты

Татарстанда битлек режимы саклана. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә шулай дип белдергән.

“Удмуртия битлек режимын бетерү турында карар кабул итте. Минемчә, дөрес карар түгел бу. Кеше антитәнчекләргә ия булган очракта да, анда вирус сакланып калырга мөмкин. Шуңа күрә без республикада бина-бүлмә эчендә битлек киеп йөрү, социаль дистанция саклау таләпләрен үтәүне дәвам иттерәчәкбез. Безнең өчен иң мөһиме – кешеләрне саклау”, – дигән Татарстан Президенты.

Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация үткәрү эше тулы куәтенә бара. Шул ук вакытта ул районнар башлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләреннән республикада яшәүчеләргә вакцинациянең әһәмиятен аңлатуны сораган.

“Кызганыч, безнең өчен ике генә юл кала. Йә чирләп, антитәнчекләргә ия булу, йә прививка ясату. Республикада инде ике вакцина бар, өченчесе пәйда булачак. Безгә кешеләребезне сакларга, бу теманың әле озак дәвам итәсен аңларга һәм мондый кыенлыкларга әзер торырга кирәк”, – дип билгеләп үткән ул.

 


Фикер өстәү