Гасырдан артык гомер кичергән әбекәй белән сөйләшеп утыруы да җанга дәва. Бер дә буталмады, онытылмады ул. Зиһененә, тормышны яратуына, төпле фикерли белүенә сокланып һәм сөенеп кайттык. Картлык килсә, шундый булсын икән, диештек.
– Җиде балалы гаиләдә тудым, – дип башлады сүзен Миннеямал әби. – Тормыш төрлечә сынады. Сугыш башланганда миңа 17 яшь тулып килә иде. Абыемны сугышка алдылар, мине аның өчен бригадир итеп куйдылар. Ирләре сугышта үлгән хатыннар белән эшләдем. Аларга бик хәерхаһлы, мәрхәмәтле булдым. Шулар рәхмәте яшәдәтер инде мине. Ул чакларда сугыш җиле тимәгән бер генә йорт та калмады. Абыйларымны да, әтиемне дә, егетемне дә сугышка алдылар.
Озакламый Миннеямалга һәм тагын 4 кызга сугышка чакырып повестка килә. Аларны вагонга төяп алып китәләр. Кая барасын берәү дә әйтми. Башкортстандагы Стәрлетамакка җиткәч, кызларны окоп казырга дип төшерәләр. Бераз эшләткәннән соң, поезд китеп бара. Кызлар окопны казып бетереп курка-курка туган якларына җәяү юл тота. Печән эскертендә төн чыгалар, башта Ютазыга, кабат Азнакайга кайтып керәләр.
– Арттан эзләп килүче булмады тагын. Колхозда эшли башладык. Утынын да кистек, печәнен дә җыйдык. Ирләрдән ким эшләмәдек. Бәхетебезгә җиңү килде. 1946 елда егетем сугыштан кайтты. 1947 елда без өйләнештек тә, – дип искә ала Миннеямал әби. – Ирем Могавия бик әйбәт кеше булды. Без аның белән җиде балага гомер бирдек. Бер улым 10 айлык чагында үлеп китте. 2001 елда ирем гүр иясе булды. Бу хәсрәттән соң урынга ук егылдым. Инфаркт, диде табиблар. Хәлем бик авыр иде. Кабат аякка басуым өчен балаларыма рәхмәтлемен, сабыйдай тәрбияләде. Ә сынаулар моның белән генә бетмәгән икән әле. 2020 елда Маузер улымны, 2021 елда Мөниремне җирләдек. Инде хәсрәт өстенә хәсрәт ясап, узган ел Мөнир улымның улы СВОда һәлак булды...
Миннеямал апаның бердәнбер кызы Әлфия Казанда яши. Аның гаиләсенә дә сынау килә. 60 яшен тутырмаган килеш 2016 елда ире вафат була. Әлфия апа 2002 елда әнисен Казанга алып килә. Туган як белән аралар өзелми. Әлфия апаның Урманай авылында олы абыйлары – Мөнәвир белән җиңгәләре Зәйнәп 54 ел бергә гомер кичерә икән. Туйкә авылында гомер итүче абыйсы Фазыйл белән җиңгәсе Лена да бик туганчыл. Төп йортны саклап, гаилә җылысын сүрелдермәгән энесе Мөгәмбәр белән киленнәре Гөлгенәгә рәхмәтле Әлфия апа.
– Әнине әлегә миндә кунакта дияргә яратам. Монда торса да, күңеле авылда инде аның. Якын ара түгел, әле ярый туганнарым гел килеп хәлебезне белешеп тора. Үзебез дә кайтып кунак булып китәбез. Ничекләр шулай безгә генә акыллы киленнәр, төпле кияүләр туры килгәндер инде ул. Әниебез әнә шуңа да озак яши ул. Күңеле тыныч, балалар, оныклар, оныкчыклар сөендереп тора. Яшь кияү-киленнәргә кадәр әни өчен нишләргә белми! Рәхәт итеп әбиләре белән сөйләшеп утырганнарын күрсәгез...
Сүзгә Миннеямал әби кушыла.
– Бу яшьтә сөйләшергә, аралашырга кешек булсын инде миңа. Нәрсә пешерсәләр, шуны ашыйм, ризык җитәрлек. Йокым да туя. Өебез дә чиста, матур. Тик менә ялгыз каласы килми. Әлфияне дә гел борчып торам инде. Янымда гына утыртыр идем дә бит. Әле ярый әбекәй дип килеп торучы кешеләрем күп. Алар белән көннең узганын да сизми калам, – ди Миннеямал әби. – Киленнәремә ирләр белән матур яшәү серләрен дә әйтәм әле. Ярар, әбекәй, дип кенә торалар. Алар бәхетле булса, безгә рәхәт бит инде. Шунысын әйтә алам – яратып яшәргә кирәк. Мәхәббәт дип кочаклашып та утырмадык үзе, әмма бер-береңә булган ихтирам, хөрмәт гомерлек юлдаш булырга тиеш. Шушы сыйфатлар яратуын китереп чыгарды да инде. Картым белән бик рәхәт яшәдек. Хатын-кызның бәхете ирдән дип тиккә генә әйтмиләр аны. Әнә, кызымны да кызганам. Бигрәк иртә ялгыз калды инде. Син бар да мин ятим түгел, дисә дә, ирле тормышны алыштырып булмый инде аны. Әниле булу бәхет, әмма тигез булуга ни җитә.
Миннеямал әбинең «Гаилә учагы» тапшыруында төшәсе килү хыялы да тормышка аша. Тапшыруда гаиләсе турында сөйләп, матур гомер итү серләре белән бүлешә. Ә 100 яшен бөтен зур гаиләсен җыеп ресторанда уздыра!
– Гаилә җепләрен ныгытыр өчен шулай эшләдем, – ди үзе. – Картлыкның төрлесе бар. Миңа бик матуры туры килде. Кадерле булып яшим. Ана өчен иң зур бүләк – бала игелеген күреп яшәү. Аны бернинди чәчәк гөлләмәләре, кыймәтле бүләкләр дә алыштырмый.
... Без барда Миннеямал әбигә кызы яратып әллә ничә тапкыр «инәкәй» дип дәште. «Нихәлең бар, инәкәй?» – дип әбекәйнең кесә телефонына берничә тапкыр шалтыратып хәл белделәр. Әбекәйнең күзләре балкый, йөзләре елмая. Бәхетле картлык дими, ни дисең...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез