Тантаналы чарада республика җитәкчелеге исеменнән кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде. Ул үз чыгышында «Эрмитаж – Казан» үзәгенең милли һәм дөнья мәдәни мирасын саклаудагы зур ролен ассызыклады һәм бу күргәзмәнең биредә оештырылган юбилей – 30 нчы экспозиция булуын билгеләп үтте. «Монда сәнгатькә, үз Ватаныбыз тарихына битараф булмаган кешеләр җыелды. Бу чарада катнашкан дипломатик корпустагы хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да бу күргәзмәгә балаларыгыз белән бергә килеп, тарихыбызны өйрәнүдән ләззәт алуыгызны теләр идем. Бу тарихны киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. Шулай ук Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровскийга нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Кичәдә катнашкан Дәүләт Эрмитажының баш саклаучысы, генераль директор урынбасары Светлана Адаксина Казан үзәгенең Эрмитаж өчен иң кадерле һәм беренче спутник-үзәк булуын әйтте. Идел буе федераль округындагы РФ Президентының Тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров исеменнән кунакларны ТР буенча Баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин сәламләде.
Күргәзмәгә ювелирлык, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, киемнәр, плакатлар һәм фоторәсемнәр кергән 350дән артык оригиналь экспонат куелган. Алар арасында Николай II нең мунирлары һәм Александра Фёдоровнаның күлмәкләре; бөек кенәз кызларының һәм цесаревич Алексейның уенчыклары; император бүлмәләреннән җиһазлар һәм шәхси әйберләр.
Күргәзмәдә Казан тарихы белән бәйле ядкарьләр дә бар: император тәхеткә утыру хөрмәтенә Казаннан бүләк ителгән поднос, Казан руханилар академиясе инспекторы портреты һәм Казан губернасы остасы ясаган, цесаревич Алексейга багышланган икона.
Күргәзмә биш залдан тора. Төп экспонатлар сәяси очрашулар узган зал репликаларыннан алып, 1903 елгы данлыклы бал-маскарад костюмнарына кадәр җәелгән. Экспозицияне тәмамлаучы үзенчәлекле тамга булып Кышкы сарай бакчасы коймасының император таҗы формасындагы өлеше тора, ул Россия империясе җимерелүнең символы буларак тәкъдим ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез