Газетага язылу

Казанда менталь тайпылышлары булган балалар өчен махсус киңлек ачылды

Казанның Восстание урамы, 59 йорт адресы буенча менталь тайпылышлары булган балаларны социаль тирәлеккә җайлаштыру өчен махсус киңлек ачылды. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Укыту-күнекмәләргә өйрәтү фатирына килгән Казан мэры Илсур Метшинга биредә кулланыла торган методикаларны тәкъдим иттеләр, дәресләрне оештыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр. 

«Игелекле Казан» оешмасының әлеге проекты шәһәрдә алтынчысы санала һәм ул елына 96 балага уңайлы шартларда мөстәкыйль яшәү өчен кирәкле көндәлек күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре