Рөстәм Миңнеханов: Милләтара татулык – республикабызның уңышлы үсеше нигезе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булдылар.

Татарстан Халыклары дуслыгы йорты муниципаль йортлар һәм дуслык үзәкләре өчен методик үзәк булып тора. Татарстан Халыклары дуслыгы йорты мәйданчыклары Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни оешмалары тарафыннан үз чараларын уздыру өчен актив кулланыла. Ел саен Дуслык йорты мәйданчыгында 400ләп чара үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Баринов Ассамблея һәм Дуслык йорты эшчәнлеге белән таныштылар, беренче Бөтенроссия пленэрының «Туган киңлекләр» картиналары күргәзмәсен карадылар, хореография залын һәм күп милләтле якшәмбе мәктәбен карадылар.

Аннары Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бинаның беренче катын төзекләндерү проекты турында сөйләде. Әлеге мәйданнарда икенче хореография залы, музей, видео- һәм тавыш яздыру студияләре, конференцияләрнең икенче залы һәм аппарат бүлмәсе урнаштыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге бу эштә ярдәм күрсәтәчәген әйтте.

Шуннан соң Татарстан Халыклары ассамблеясы составына керүче милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре белән очраштылар. Ассамблея 36 милләтнең 249 милли-мәдәни берләшмәсен берләштерә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Ассамблея – көчле институт, ул милли телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш башкара.

«Сезнең аша без барлык милләтләр белән дә элемтәдә торабыз. Ассамблея республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Без, үз чиратыбызда, сезнең эшчәнлеккә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз», — диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, төрле халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр – Татарстанның тотрыклылыгы һәм алга таба үсеше нигезе. «Россия – күп милләтле ил. Безнең илдә йөзләгән халык яши, һәм без барыбыз да төрле. Шунда безнең көч һәм байлыгыбыз да», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Баринов билгеләп үткәнчә, Ассамблея дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруның иң нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора. «Татарстанда беркайчан да бу күп милләтле субъект һәм аның бердәмлеге, чәчәк атуы күп очракта бу милләтләрнең үзара ничек яшәячәгенә бәйле икәнлеген онытмыйлар. Республикада этномәдәни үсешкә бәйле проектлар һәрвакыт ярдәм күрә», — диде Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы.


Фикер өстәү