Республика яшьләр милләтара форумында быел шәһәр һәм районнардан 160 кеше катнаша

Татарстан халыкларының милли этномәдәни байлыгы, матди мирас объектлары, тышкы сәяси вазгыять. Татарстанның Дәүләт Советында узган «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» X республика яшьләр милләтара форумының пленар утырышында яшьләр белән әнә шулар хакында сөйләштеләр.

Пленар утырышта форумның ун еллык эшенә нәтиҗә ясадылар.

– «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» форумы быел юбилеен билгеләп уза. Әлеге залда 2013 елда беренче форум узды, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясын булдыру турында карар кабул ителде. Ун ел эчендә форумда Татарстанда яшәүче 1,5 меңнән артык кеше катнашты, – диде Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров.
Тимур Кадыйров Казанда уза торган форумда 160 кеше катнашуын әйтте. Алар традицион кыйммәтләрне һәм мәдәниятне, туган телне саклауга юнәлдерелгән проектлар эшләячәк.
Узган 10 елда республикада Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен саклауга һәм аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән 50 дән артык проект эшләнгән. Бу хакта Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова әйтте.
– Татарстан – Россиянең күпмилләтле төбәкләренең берсе. Күпмилләтле, күпмәдәниятле һәм күпконфессияле республикада халыклар дус һәм тату яши, үзара күркәм күршелек традицияләрен саклый, – диде Людмила Рыбакова. – Республикада 13 үзәк һәм Халыклар дуслыгы йорты, якшәмбе мәктәпләренең 110 бүлеге, туган телләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән түгәрәкләр эшли. Бу саннар зур түгел, әмма алар артында бөтен республика тора. Эшчәнлек кыры бик зур. Милли мөнәсәбәтләр дөньясына тирәнрәк керүегезне телим. Сезнең проектларыгыз республикада үз урынын табар дип ышанам.
Людмила Рыбакова сүзләренчә, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә мөһим роль уйный.
– Ассамблея – бик мөһим дуслык коралы. Безне бер-беребездән аерырга телиләр. Мондый форумнар безне ныгыта һәм милләтара мөнәсәбәтләрне сакларга мөмкинлек бирә, – дип йомгак ясады ул.
Федерация Советының регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев үз чыгышында тышкы сәяси вазгыятькә кагылды.
– Дәүләт милли сәясәтенең әһәмияте турында сөйләгәндә, безнең кайсы вакытта һәм нинди шартларда яшәвебезне билгеләмичә үтә алмыйм. Санкцияләр, дөньяда мәгълүмати һәм психологик сугыш бара. Безгә каршы бөтен коллектив Көнбатыш, Европа берлеге. Ләкин дөнья үзгәрде. Россия нык, көчле дәүләткә әйләнде.
Александр Терентьев сүзләренә караганда, Татарстан халыклары Ассамблеясы республиканың дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда төп коралларның берсе булып тора.
– Татарстанның тыныч һәм тату киләчәге – сезнең кулларда, – диде ул яшьләргә, үз чыгышын тәмамлап.
«Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» X республика яшьләр милләтара форумы 16-19 ноябрьдә «Волга» яшьләр үзәге базасында уза.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү