Алексей Песошин Татарстан ветеринарларына машиналар тапшырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дәүләт ветеринария оешмаларына «LADA Niva Travel» машинасы ачкычларын тапшырды. Шулай итеп, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча төрле районнарның ветеринарларына 30 машина кайта.

«Бу машиналар тиз арада ветеринария ярдәме күрсәтергә, чирләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк», – диде Хөкүмәт башлыгы Казанда узган тантанада.

Алексей Песошин әйтүенчә, авыл хуҗалыгының (ә ветеринария хезмәте аның мөһим өлеше булып тора) әйбәт эшләве республикага Россиянең төп төбәкләреннән берсе булып калу мөмкинлеге бирә.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов сүзләренә караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитди үсеш кичерә. «Төбәктә ветеринария хезмәтенең дә үсәргә тиешлеген яхшы аңлыйлар. Без илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгын үстерергә тиеш», – диде ул.

Максим Увайдов ветеринария хезмәтенә күрсәтелгән игътибар өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү