Бензинны читкә сатабыз – бәя күтәрелә

Мәгълүмат кырында Россия Хөкүмәтенең бу атнадан бензин һәм дизель ягулыгын экспортлауга чикләүләрне бетерүе турында яңалык күренде. Аны чит ил агентлыклары хәбәр итте. Хәбәр дөрес булырга тиеш, чөнки мотор ягулыгына бәяләр янә үсә башлады.

Дүшәмбе көнне дизель ягулыгының биржа бәясе 1,3 процентка күтәрелде. Бу хәл алтынчы сессия рәттән дәвам итә. Бензин дә кыйммәтләнде. Язманы саннар белән чуарлап тормыйбыз. «Ни өчен?» дигән сорауга җавап кына эзлик. Экспорт рөхсәт ителмәсә, гаҗәп хәл урнаша: нефть эшкәртү заводларын туктатырга туры килә, чөнки дизель ягулыгы белән барлык резервуарлар тула. Бәя күтәрелү урынына дефицит куркынычы пәйда була. Аннан соң үзкыйммәттән түбән бәягә товар сатуга бизнесны берничек тә күндерә алмыйсың. Демпфер да аз булыша, күрәсең: нефтьчеләр эчке базарда бензин сатканда югалтулардан зарлана. Экспортка рөхсәт бирү белән, икеләтә табыш алырга теләүче спекулянтлар мәйданга чыга: ягулыкны эчке базарда саттык дип демпфер түләве алалар да кыйммәткәрәк читкә озаталар. Хәл итү кыен булган әлеге проблемаларны хөкүмәт нинди ысул белән чишәр, киләчәктә күрербез. Ягулык акрынлап кыйммәтләнә барыр, мөгаен.

Ягулыкка бәйле башка күңелсез хәбәрләр дә ишетелә. Россиянең Urals сортлы нефте 60 долларлык диапазонга кайтып килә. Дүшәмбе көнне Приморскида аның бәясе 66,19 доллар булды, диделәр. Бу – 25 июльдән соң иң түбән күрсәткеч. Дөнья базарында «кара алтын»га бәя төшү үз сүзен әйтә, башка кайбер сәбәпләр дә бар.

Җир мае агымнарын Көнбатыштан Көнчыгышка бору үз проблемаларын тудыра. «Транснефть» Кытайга нефть кудыру күләмнәрен даими рәвештә киметә. Кузбассның электр челтәрләрендә бик еш өзеклекләр була, үз чиратында алар нефть кудыру компаниясенең насосларын туктатып торырга мәҗбүр итәләр. Электр челтәрләрендә өзеклекләр исә тимер юлдан товар ташуның артуына бәйле, диләр. Кыскасы, тимер юлчылар электр челтәрләрен гаепли, электр челтәрләре гаепне тимер юлчылар өстенә аудара. Инфраструктураның Көнчыгыш белән ул күләмдә сәүдә итүгә көйләнмәве тудыра проблеманы. Вакыт белән хәл ителә торган мәсьәлә, әмма инвестицияләр таләп итә.

Без бензин һәм дизель ягулыгы проблемаларыннан интеккән вакытта, Еврокомиссия санкцияләрнең уникенче пакетын әзерләп бетерде. Анда нефтькә һәм алмазга яңа чикләүләр бар, диләр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 

 


Фикер өстәү