Бензин бәясе: алтын чыккан җирендә нигә кыйммәт?

 Нефтьнең язгы мәтәлчеге белән бәйле рәвештә Россиянең мотор ягулыгы базарында гаҗәп хәлләр туды бит: Европада бензин бәясе бездәгедән арзанрак була башлады.

Алтын чыккан җирдә кыйммәт йөри дигән кагыйдә үз көченә керде. Икътисадның кан тамырларында исә мотор ягулыгы ага: аңа бәя югары булган саен товарларның үзкыйммәте арта, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү мәшәкатьлерәк була башлый. «Кара алтын» бәясе генә түгел, кризис нәтиҗәсендә бензинга ихтыяҗ да бик нык кимеде бит. Базарның төп кагыйдәсе: ихтыяҗ кимегәндә, бәяләр түбәнәя дигән аксиома үз көченә керергә тиеш булды. Көнбатышта мәсьәлә шулай хәл ителде дә. Вәләкин Россиядә түгел.

Бездә бензин бәясен җир мае да, аңа ихтыяҗ да хәл итми, чөнки аның үзкыйммәтендә төп урынны салымнар алып тора. Шуңа күрә нефть бәясе төшкәндә дә, күтәрелгәндә дә бездә административ чишелеш хәл итә проблеманы: бәяләр даими өскә күтәрелә. Көнбатышта бензин бәясе түбәнәю исә хәлне кискенләштерде: Россия базарына  читтән күпләп арзанлы ягулык агылып керергә омтыла башлады. Көндәшлек нәтиҗәсендә бензин бәясе төшү куркынычы туды. Федераль хөкүмәттә моңа юл куймаска булдылар. Минэнерго карары белән читтән бензин кертү тыелды. Бу Россиядәге нефть эшкәртү заводларына иркен сулыш алырга мөмкинлек бирде: көндәшләрдән башка югары бәядән ягулык сату җиңелләште. Соңгы көннәрдә изоляциядән чыгу эчке базарда бензинга ихтыяҗны да үстерде һәм бу ягулык бәясенең сикерешен китереп чыгарды. АИ-95 маркалы бензинның биржа бәясе тоннасына 57,3 мең сумга кадәр күтәрелде. Ваклап сатуда бәянең ничек буласын чамаларга мөмкин инде шуннан соң. Моңарчы телен тешләп торган Россиянең  монополиягә каршы хезмәте (ФАС), авызын ачып, көндәшләр файдасына сүз әйтте: бензин импортына чикләүне бетерергә чакырды.

Нефтькә бәя күтәрелү сәбәпле, Европада да бензин бәяләре күтәрелгән һәм инде базарларны ачсаң да куркыныч түгел кебек иде. Әмма Ягулык министрлыгы һаман да чигенми. Импортка яшел ут кабызырга теләми. Әле һаман да Беларусьта, Казахстанда, Әзәрбайҗанда ягулык бәяләре Россиядәгедән түбән һәм, чикне ачтыңмы, чит ил бензины кереп тулачак. Россиянең нефть эшкәртү заводлары эшсез калачак, димәк, салым да түли алмаячаклар. Салымнарны киметеп, бензинны күбрәк сатсаң, бәлки, ахыр чиктә бюджет күбрәк тә отадыр. Тик андый арифметик исәпләүне беркем дә башкарырга теләми.

Бензинга биржа котировкаларының рекордлы күтәрелеше июль аенда ваклап сату бәясенең дә күккә ашачагын вәгъдә итә. Менә монысына каршы Мәскәүдә берәр чара күрерләрме, әллә ягулык бәясе безнең кесәләрне чистартуын дәвам итәрме, әйтүе кыен. Соңгы вариант дөреслеккә якынрак тора, билгеле.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү