«Россиядә бензинга түбән бәяләрне тоту мөмкин түгел»: ни өчен шулай?

Укучылар, бәлки, хәтерли торганнардыр: гыйнвар аенда без мотор ягулыгы темасына махсус ике язма багышладык. Беренчесендә мондый сүзләр яздык: «Илдә мотор ягулыгының зур дефициты пәйда булырга мөмкин. Сум түбәнгә тәгәрәр, бәяләр күтәрелер, бюджет кысыр калыр. Алардан да бигрәк бензин кытлыгы үзәккә үтәчәк». Күрәсез, без икътисадның бүгенгесен ничек төгәл фаразлаганбыз. Әлегә бензин кытлыгы ук юк югын, әмма бәяләр сизелерлек күтәрелде һәм, начар фараз ясаган өчен гафу итегез инде, күтәреләчәк. Икенче язмада да фаразны уңайга үзгәртмәгәнбез: «…бәяләр тотрыклы калган хәлдә, бензинга кытлык туу куркынычы зур. Ягулык дефициты булмасын өчен, бәяләрне кискен күтәрү ихтыяҗы туачак». Элгәреге язмада: «Бу проблемага каршы Мәскәүдә берәр чара бардырмы?» – дип тә сорау куйганбыз.

Без – дилетантлар, билгеле, әмма без ясаган икътисадый фаразлар гадәттә тормышка аша. Әлегә кадәр ашмаган булса, борчылмагыз, ашачак. Чөнки бу юлларның авторы «арифметика» дигән элементар фәнне башлангычта укыганда үзләштерде дә онытмады. Безнең фаразларны тагын бер тапкыр игътибар белән укыгыз әле: мотор ягулыгы кытлыгына каршы хөкүмәт чара таба алмаячак, без шуны алдан әйткәнбез. Вазгыятьне карап барган укучы бәхәсләшер: яңа гына хөкүмәт нефть продуктларын читкә сатуны тыйды, шулай булгач, бәяләр төшәчәк, дияр. Килешәбез: нәрсәнедер читкә сатуны туктатсаң, эчке базарда ул арта, бәяләрне төшерүдән башка чара калмый. Әмма бу кагыйдә бүгенге вазгыятьтә бензин һәм дизель ягулыгына кагылмый. Киресенчә, тыю дефицитка һәм бәяләр күтәрелүенә генә китерәчәк. Бу фикерне дәлилләү өчен, кулда фактлар шулкадәр күп: автор кыска язмада аларны ничек сыйдырырга дип борчыла.

Рәсми чыганаклардан файдаланып, ни өчен дигән сорауга җавап бирик. Тыю кергәнгә берничә көн узды инде. Беренче көннәрдә ягулыкның биржа бәяләре кискен түбәнәйде. Котировкалар 20 процентка кадәр төште. Ләкин… шуннан соң да солярканың күпләп сату бәясе алдагы елларның иң югары бәясеннән югарырак калды, бензин 2021 елгы рекордтан чүт кенә түбәнәйде. Әмма бу – вакытлы күренеш. «Российская газета» хәбәр итә: «При этом 26 сентября падение цен остановилось, они опять пошли вверх», – ди. 27 сентябрь иртәсендә минем телефон да мотор ягулыгына биржа бәяләре янә күтәрелә башлавын әйтте. Ягулыкның ваклап сату бәяләре төшмәде, хәтта күтәрелүләрен дәвам итте. «Оперативных новостей о снижении цен на заправках не было. А вот сообщения об отсутствии топлива на некоторых АЗС в разных регионах были», – дип хәбәр итә бу хакта федераль хөкүмәт газетасы. Мәскәү кабул иткән карарның тәэсире бер атнага  бармады. Без фаразлыйбыз: экспортны тыю турындагы карарны кичекмәстән юкка чыгармасалар, бензин дефициты башланачак. Игътибар итегез: әлегә кадәр солярка дефицитта иде һәм аңа бәяләр котырып күтәрелде. Хәзер ике ягулыкның уртак дуэты көтелә. Аек акылга сыймый бу диярсез инде. Ничек кенә сыя әле. Сүзне Дәүләт Думасының Энергетика комитеты башлыгы Завальныйга бирик. «Россиядә бензинга түбән бәяләрне тоту мөмкин түгел», – ди ул. Һәм дөрес әйтә.

Ни өчен шулай? Саннар белән арифметик исәпләүләрне китереп тормыйбыз, сүзгә генә ышануыгызны сорыйбыз. Мотор ягулыгы кытлыгының һәм аңа бәяләрнең күтәрелүенең сәбәпләрен ачык матбугат кырындагы рәсми аңлатуларның берсе дә дөрес түгел, яисә өлешчә генә дөрес. Өстән-өстән генә ул сәбәпләрне санап чыгыйк: нефть эшкәртү заводлары ремонтка туктады, махсус хәрби операциядә дизель ягулыгы күп тотыла, нефтьчеләр бәяне күтәрергә теләп, дефицитны махсус оештыра, ягулык демпферы киметелде. Соңгы сәбәп бәя күтәрелүдә мөһим роль уйный. Хөкүмәт элек тышкы базарда нефтькә бәяләр үскәндә, ягулыкны эчке базарда сатучыларның югалтуларын акча түләп кире кайтарды. Бензинны читкә сатсаң да, ил эчендә куллансаң да, оттырмадың. Казнаның хәле бик үк шәп түгел, масхсус хәрби операциягә бик күп акча китә, шуңа күрә сентябрьдән демпферны ике тапкыр киметтеләр. Әмма ягулык кытлыгы һәм бәяләр күтәрелү җәйдән үк килә инде, шуңа күрә хөкүмәтнең түләүләрен кире кайтарып була, кытлыктан котылып булмый. Калган сәбәпләр тәнкыйтьне күтәрә алмый, чөнки ремонт ел да була, мондый хәл күзәтелмәде. Хәрби хәрәкәтләр дә 2022 елда ук масштаблы барды, кытлык булмады.

Асыл сәбәп башкада. Европалылар 5 февральдән Россиянең нефть продуктларына эмбарго кертте. Хәлләр шуннан соң кискенләште. Товарны Азия һәм Африка базарларына озатырга туры килде. Әмма ул базарларда безнең ягулыкка ихтыяҗ алай зур түгел. Сатсаң, бик арзанга сатасың, сатмасаң, тик утырасың. Аеруча мазутны урнаштыру кыенлашты. Әле бу атнада гына Пакьстан бездән нефть сатып алырга ризалык белдерде, әмма: а) түшәм бәядән түбәнгә; ә) нефтьне эшкәртәннән соң, мазутны кире кайтарып бирү шарты белән. Бездә резервуарлар болай да мазут белән тулы. Шуны куярга урын булмау сәбәпле, заводлар эшне акрынайта. Кытлыкны шул тудыра. Әле ярый гарәпләр бераз мазут сатып ала.

Дизель ягулыгын һәм бензинны читкә сатуны тыеп, хөкүмәт проблемага проблема өстәде. Эчке базарда солярка артык була башлады. Заводлар инде хәзер мазутны гына түгел, дизель ягулыгын куярга урын булмаганлыктан ябылачак. Бензин бетәчәк. Кабатлыйм: бензин бетәчәк! Хөкүмәтнең тыю турындагы карары ярты-йортылы булу гына коткара безне. Ягулыкны Таможня союзы илләренә сату чикләнми. Нефтьчеләр бу тишекне файдаланып, читкә Казахстан, Әрмәнстан, Беларусь аша чимал озата башлар. Алсыннар өчен, күпкә арзангарак сатарга туры килер. Мазут проблемасы калыр барыбер. Ул безгә озак вакытлы кризис вәгъдә итә. Мазутны тирәнтен эшкәртү заводлары төземичә, кризистан чыгып булмый. Аның өчен технологияләр һәм җиһазлар кирәк, алар – Көнбатышта.

Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев вазгыятьне «катастрофа» дип бәяләде. Ул үз каланчасыннан торып карый, чөнки белгеч түгел, шуңа күрә һәлакәттән ягулыкны читкә сатуны тыеп котылмакчы. Вазгыятьтән чыгу юлы бар барын, әмма аны әйтергә ярамый.

                                       Рәшит Фәтхрахманов    


Фикер өстәү