Аңлы рәвештә ялгызлыкны сайлаучылар саны арта: сәбәпләре нидә?

Аңлы ялгызлык. Хәзерге көндә күпләр тормыш итүнең шундый юлын сайлый. Аңлы сүзен юкка гына өстәмәдек: ирек һәм бәйсезлек сайлап, гаилә кору һәм нәсел дәвам итүдән баш тарту, максатчан рәвештә барлык төр мөнәсәбәтләрдән үзеңне читләштерү турында сүз. Ялгыз булу кулаймы? Кешегә кешенең кирәге юкмы, ялгызлык куркытмыймы? Шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

Сайлап алган ялгызлык

Фәнни терминологиясез булмас, билгеле. Аңлы рәвештә мөнәсәбәтләрдән, даими очрашулардан, гаилә корудан баш тарткан кешеләрне «сингл» дип атыйлар. Бер кешедән торган «гаилә» ягъни. Күз күреп, колак ишетеп ияләшкән ялгызлар белән бутарга ашыкмагыз. Сингллар (яисә синглтон) ялгызлыктан, парсыз калудан интекми, зар еламый, ә, бәлки, киресенчә, бу халәттән ләззәт кичерә. Аларга бәхетле булу өчен мөнәсәбәтләр кирәк түгел, ягъни. Россиядә һәм дөньяда ничә сингл барлыгын беркем дә төгәл белми, әлбәттә. Ләкин белгечләр фикеренчә, аларның саны елдан-ел арта бара. Өстәвенә нигездә 18 яшьтән 34 яшькә кадәрге яшьләр хисабына!

Зәлидә Сафиуллина да (әти-әнисе танымасын өчен, исемен үзгәртүне сорады. – Авт.) үзен синглтон дип атарга нигез бар, ди. Казанның төзелеш техникасын арендага бирү фирмасында финанс мәсьәләләре буенча белгеч булып эшли ул. 25 яшен тутырган. Бер тапкыр да кияүдә булмаган, җитди итеп бер тапкыр да егетләр белән очрашмаган, озак вакытлы мөнәсәбәтләргә кергәне юк.

– Битемнән үптергәнем дә, үбешкәнем дә юк хәтта!(көлә). Минем өчен, миннән кала, бөтен кеше борчыла инде, – дип шаярта әңгәмәдәшебез. – «Ялгызың калсаң, бер дә рәхәт булмас», «Картлык көнеңдә яныңда кеше кирәк», «Бала табарга кирәк» ише сүзләрне көн дә ишетмәсәм дә, еш ишеттерәләр. Бигрәк тә әти-әнигә басым ясыйлар. Алар миңа бәйләнә. Ярый әле гаиләдә бердәнбер бала түгелмен. Шөкер, миннән олырак абыем һәм апам бар. Алар инде гаиләле, сабыйлар үстерәләр. Мин ул балаларга менә дигән тәти апа! Шул да җиткән.

Зәлидә сүзләренчә, аның бер кешегә дә баш-аягы белән гашыйк булганы юк. Югыйсә артыннан егетләр дә аз йөрмәгән.

– Университетта икътисад юнәлеше буенча белем алдым. Төркемдә егетләр күп иде. Татарлары да, башкалары да дигәндәй. Һәрберсе үк булмаса да, яртысы мәхәббәт аңлатып чыкты инде. Бүләкләргә дә, чәчәкләргә дә күмделәр, кинога да дәштеләр. Әмма мин кырт кисә идем. Күңелсез булганда гына берәр кая бара, аларны жәлләп кенә бүләкләрен алган чакларым хәтердә. Йөрәккә дә, аңга да әмер бирә алмыйм бит, миңа бу кызык булмады һәм хәзер дә кызык түгел, – ди Зәлидә.

Иптәш кызларының күбесен кияү кулларына тапшырган инде ул. «Аларның бер-бер артлы гаилә корып, тормышымнан акрынлап югала баруларына да аптырамыйм. Кем нинди юл сайлый инде. Мин иргә ашарга пешереп, тәти хатын булып яшәргә, каенана-каенатага ярарга теләмим. Аннары балалар сорый башларлар… Кемгәдер бәйле һәм тиеш буласы килми, бары шул. Миңа үзем белән дә бик рәхәт! Эштән кайтып керәсең, ни теләсәң, шуны эшлисең, контроль юк! Чын ирек! Ирекне бернигә дә алмаштырып та, тиңләп тә булмый!» – ди ул.

Үзен тулысынча карьерага багышламакчы хәзер. Эшендәге җитәкчесе дә яхшы гына хезмәт хакы һәм яңа вазыйфа тәкъдим иткән.

– Әлегә үз куышым юк. Фатир, иң яхшысы, шәһәр читендә йорт аласым килә! Шуңа акча җыям. Мөнәсәбәтләргә вакыт та, акча да сарыф итәсем килми, – ди Зәлидә.

Сәбәпләре нидә?

Гаилә төшенчәсенең әһәмияте кимү, шәхеснең мөстәкыйльлеге, тормыш сыйфатының үзгәрүе, көнкүрешне җиңеләйтүнең яңа алымнары барлыкка килү, социаль челтәрләр, гадәтләнгән тормышыңа башка кешене кертергә теләмәү – болар барысы да кешене кешедән ерагайтуга сәбәпче.

Психолог Ирина Комарова сүзләренчә, аңлы ялгызлыкны сайлаучыларның күбесе – иҗат кешеләре, карьера баскычыннан үрмәләүчеләр, мөстәкыйль, җитлеккән шәхесләр. Аларның үз-үзен тотышында еш кына балалык эгоизмын һәм эгоцентризмны (үзәктә – «мин») күрергә мөмкин. Синглтоннарны да берничә төргә бүлеп карарга була.

– «Җиңел акыллы»лар, гадәттә, үз рәхәте өчен генә көн күрә. Алар эш дип тә, карьера дип тә чапмый. Гадәттә, андыйларны ата-анасы тәэмин итеп тора, – ди белгеч. – «Карьерист»лар бар игътибарын үз юлын, урынын табарга юнәлтә. Әйтик, фән хезмәткәрләре. Алар баш-аягы белән бу өлкәгә чумган. Гадәттә, бу төркемгә кергән кешеләр барысы да нәсел калдырырлык яшьтә һәм хәлдә.

«Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова әйтүенчә, социаль ялгызлык шаукымы – хәзерге заманның бәласе. Моны тикшерүләр китергән саннар да сөйли.

– Төбәктә 16 яшьтән өлкәнрәк потенциаль кәләшләр 43,4 процентны тәшкил итә. 16 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атларның 22 проценты беркайчан да өйләнеп карамаган. Тагын алты проценты – аерылганнар, дүрт проценты – тол калганнар, – ди белгеч.

Дус булса, бер сәгатькә булсын!

Килеп җиттек, диярсең: хәзер дусны да… арендага алырга мөмкин, ди. Кинога, кунакка, паркка, кеше янына чыкканда ялгыз булып күренергә теләмәсәң, тик шул ук вакытта ирекле булып калырга теләсәң, акча түлә. Мондый хезмәт хәзерге көндә бик популяр. «Авито» хезмәтенең мәгълүматларына караганда, коронавируслы чорда мондый тәкъдимнәр игъланнар сайтында өчләтә арткан! Күпчелек «дус-иш»ләрнең психологик белеме бар. Кирәк икән, тыңлыйлар, кирәксә – дәшмиләр. Алга таба дуслашып китү мөмкин дә түгел: рольләр билгеле, акча түләнгән, барысы да килешенгән план буенча бара.

«ВТ» хәбәрчесе дә якшәмбе көнгә шундый «дус» эзләп карады. «Мөнәсәбәт корырга, дуслашырга теләк тә, вакыт та юк. Кеше янында «ялгыз икән» дигән даным чыкмасын өчен, янымда йөрергә ир-егет кирәк», – дигән соравыма үз «хезмәте»н Казан егете Илья тәкъдим итте.

– Мин сөйләшергә яратам, теләсә нинди компаниядә үземне яхшы яктан күрсәтә алам, тел яшермим, – диде ул. – Тормышым вакыйгаларга бай, шуңа күрә кешегә сөйләрлек тарихларым да күп. Кызыксынуларым җитәрлек. Әйтик, мотоцикллар белән мавыгам.

«Дус» булу хакы да әллә ни зур түгел – сәгатенә 400 сум. «Әмма мин бу «эш»кә акча эшләр өчен алынмадым. Миңа чынлап та танышулар, аралашулар ошый. Кайчагында артык кызыксынучан да булам», – ди егет.

Фикер

Алексей Егоров, фәннәр кандидаты, социолог:

– Хәзерге икътисадый һәм социаль тормыш шартлары, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, беренче карашка, ялгызлык проблемасын юк итә дә кебек. Бездә барысы да төгәл график буенча бара, ярдәм кирәксә, махсус хезмәтләр бар. Алар төшке ашны да өйгә алып килә, диварга киштә дә беркетә, бала белән шигырь дә ятлый. Түлә генә!

Күпчелекнең шәхси тормышы икенче планга күчә: үзеңне генә тәэмин итү, үз хыял-максатларыңны канәгатьләндерү күпкә арзанрак. «Һәр кеше үзе өчен җавап бирә» дигән принцип билгеле бер бәһагә ия. Ә бу – куркыныч күренеш. Аерым шәхес өчен дә, гомумән, җәмгыять өчен дә. «Шәхеснең бәхете җәмгыятьтән тыш мөмкин түгел», – дигән бит Лев Толстой да. Ялгызлык сәламәтлек өчен дә начар. Моны хәтта белгечләр дә, саннар да раслый.

(«Вечерняя Москва»га сөйләгәннәреннән)

Сан

* 2021 елда уздырылган Бөтенроссия халык санын алу бер кешедән генә торган 27,6 млн йорт хуҗалыгы барлыгын ачыклаган.

* Гасыр башыннан ялгызлар өлеше ике тапкыр диярлек арткан.

Чулпан Гарифуллина

P.S. Язма әлеге күренешне пропагандалау түгел, күренеш буларак тасвирлау максатын күздә тотып әзерләнде.


Фикер өстәү