Утсыз төтен. Россиядә балигъ булмаганнарга вейп сатуны тыйдылар

Узып баручы атна күптән көтелгән вакыйга белән истә калачак. Сишәмбе көнне Россия Дәүләт Думасы депутатлары балигъ булмаганнарга вейп сатуны тыю турында закон кабул итте. Электрон көпшә көйрәтү баласына да, анасына да гадәти хәлгә әверелеп бара иде. Хәзер ул тыелган җимешкә әйләнде. Яңа канун яшьләр арасында тамыр җәяргә өлгергән начар гадәттән котылырга ярдәм итәрме? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Модага иярә

Яңа закон нигезендә, 18 яше тулмаган кешегә вейп сату тулысынча тыела. Чикләүләр моның белән генә бетми әле. Вейпларны, шул исәптән никотинсыз матдәләрне ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистанцион ысул яки автоматлар аша сату мөмкин булмаячак. Аларны ваклап сату кибетләрендә генә сатарга ярый. Әмма бу очракта да махсус шартлар үтәлергә тиеш. Вейпларны кибет киштәсенә ачыктан-ачык кую, күрсәтү тыела. Моннан тыш аларны сатканда ташлама ясарга, рекламаларга да ярамый.

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов белдерүенчә, әлеге закон, иң беренче чиратта, балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклау, аларны никотинлы матдәләр йогынтысыннан аралауны күздә тота.

– Шулай да күңелне бер әйбер борчып тора. Әлеге закон белән беррәттән, безгә Евразия икътисадый берлегенә кергән илләрдә тәмәкегә каршы законнарны, акциз сәясәтен дә көйләргә кирәк. Тәмәке тартуга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы бу. Юкса, безнең барлык тырышлыгыбыз бушка булачак, – ди депутат.

Күптән көтелгән законның нәтиҗәле булачагына ышанасы килә. Юкса, саннар шактый куркуга сала. Россия белем бирү академиясе белгечләре күптән түгел яшьләр арасында сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләренә ышансаң, бүген илдәге үсмерләрнең 35 проценты даими рәвештә баллы көпшә суыра.

Үзеңнән башлыйсы

Казан шәһәренең 12 нче гимназиясендә 11 сыйныфта укучы Зилә Хәбибуллина фикеренчә, яшьләр бу начар гадәткә модадан калышмаска тырышып иярә.

– Хәзерге яшьләр бик актив. Аларга һәрчак яңа хисләр, мөмкинлекләр кирәк. Вейпны күпләр ниндидер үзенчәлекле уенчык итеп кенә кабул итә. Аны тарту аларга ниндидер үзгә мохит тудыру кебек тоела. Әмма бу – ялгыш фикер. Тормышыбызда күпкә яхшырак, күңеллерәк әйберләр, мөмкинлекләр дә бар бит. Яшьләр күбрәк шуларга игътибар итсен иде. Яңа закон бу проблеманы бетермәс дип уйлыйм. Вейп тартырга уйлаган кеше аны барыбер таба алачак, – дип саный булачак студент кыз.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов та шул фикердә.

– Бәйлелектән закон ярдәмендә генә котылып булмый. Вейп тартасы килгән үсмер аны барыбер кулга төшерәчәк. Бигрәк тә янәшәдә аны көйрәткән кешеләр булганда, бу әллә ни зур авырлык тудырмаячак. Әгәр син балаңның вейп тартмавын телисең икән, син, иң беренче чиратта, моны үзең эшләмәскә тиеш. Ә бүген күреп торабыз: олысында да, кечесендә дә шул әйбер. Элегрәк хатын-кызлар мондый начар гадәте булса, уңайсызлана, аны кеше күзенә күренмәслек итеп эшләргә тырыша иде. Ә хәзер гүзәл затларга кадәр демонстратив рәвештә, тыныч күңел белән тәмәке, вейп көйрәтә, – ди күп бала әтисе. – Өлкән кешенең начар гадәте булса да, ул моны аңлап, организмга ни дәрәҗәдә зыян салуын белеп эшли. Үсмерләр исә моны аңлап бетерә алмый. Шуңа күрә балигъ булмаган балаларга вейп сатуны закон дәрәҗәсендә тыюлары бик яхшы. Көндәлек тормышта кешенең үлемен якынайтучы начар гадәтләр, күренешләр болай да җитәрлек.

Белгечләр, вейп әле ахыргача өйрәнелеп бетмәгән табышмак дип ышандырырга тырышса да, тормышта аның зарарын исбатлаган аянычлы очраклар булып тора. Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек Алексеевск районында электрон тәмәке тартканнан соң 15 яшьлек баланың гомере өзелгән иде. Узган ел исә бер егетнең кулында вейп шартлады. Мондый хәлләр даими күзәтелә. Моннан дүрт ел чамасы элек Америка табиблары вейп тарту белән мавыккан 17 яшьлек егеткә яңа үпкә күчереп утыртты. Дистә еллар дәвамында шундый катлаулы операция ясаган табиблар шаккаткан: вейп тарту аркасында егетнең үпкәсендә күпсанлы төерләр пәйда булган, үпкә тукымасының яртысыннан артык өлеше «үлгән», калган өлеше исә таш шикелле тыгызланып каткан. Сүз уңаеннан, вейп тарткан кешенең үпкәсе шартлаган попкорнны хәтерләтүен дә нәкъ менә АКШ галимнәре ачыклады.

Күптән түгел Корея галимнәре вейпның бер капсуласында бер кап тәмәкедәге кадәр никотин барлыгын ачыклаган. Соңгы елларда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, вейплар үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын 50 процентка, инсульт куркынычын 71 процентка арттыра.

Электрон тәмәкенең гадәтиеннән ни дәрәҗәдә зыянлырак булуын тулысынча ачыклап бетерү бик кыен, ди белгечләр. Ник дигәндә, гадәти тәмәке зыянын тикшергәндә, нигездә, никотинның сәламәтлеккә салган зарары турында сүз бара. Электрон тәмәке, вейплардагы сыекчада исә күптөрле ис һәм тәм керткечләр кулланыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган cаннарга ышансаң, электрон тәмәкедә 15 меңләп төрдәге тәм керткеч кулланыла.

Сабак булсын

Татарстан Дәүләт Советының яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина яңа закон яшьләрнең генә түгел, ата-аналарның да күзләрен ачар дип өметләнә.

– Без мондый закон кертү тәкъдиме белән 2019 елның ноябрендә үк чыккан идек. Ләкин ул чакта яклау тапмады. Шуңа күрә бу законның өч елдан булса да кабул ителүенә бик шатландык. Җәйге лагерьлар өчен җаваплы кеше буларак, моңа аеруча сөендем. Юкса, соңгы арада балалар арасында вейп тартучылар саны коточкыч дәрәҗәдә арткан иде. Элегрәк алар лагерьга килүгә үк  вейпларын җыеп ала идек тә киткәндә ата-анасына тапшыра идек. Аларның күбесе баласының мондый начар гадәте барлыгы турында бөтенләй хәбәрдар түгел, вейпны күргәч, югалып калалар иде. Ә хәзер ата-ана үзе үк баласына вейп сатып ала башлады, – ди яшьләр парламенты рәисе.

Дөрес, вейп тарткан баланың бу начар гадәтеннән тиз генә котыла алачагына шикләнеп карый ул. Аны сату тыелган очракта да, кулга төшерү юлларын табачак.

– Якын арада вейпны «идән асты»ннан сатучылар да пәйда булырга мөмкин. Әмма әлеге законның иң мөһим бер ягы бар. Аның ярдәмендә җәмгыятьтә акрынлап, вейп тарту куркыныч, дигән фикер урнашачак. Чикләүләр кертелгәч, күпләр моны ахыргача аңлап бетерер, тыйганнар икән, димәк, дөрестән дә зыянлы, дип уйларлар дип өметләнәм, – ди Нина Шимина.

Аңлаганда, соң булмасын

Язманы әзерләгәндә, интернеттагы вейп темасына багышланган форум, постлар белән дә танышасы иттек. Ә андагы хәлләрдән чәчләр үрә торырлык! Вейпның зарары турында язылган һәр мәкалә астына аны кулланучылар нәрсә генә язып бетермәгән! Вейпның файдадан күп нәрсәсе юк, янәсе. Берәү әнә, вейп тарта башлагач, баш авыртудан котылган, икенче берсенең күз күрүе яхшырган, аяктагы чыгып торган кан тамырлары рәткә кергән. Күбесе – 15–25 яшь аралыгындагы кешеләр. Кисәтүгә колак саласы урынга, вейпның зыяны турында мәкалә язучыга биш куллап ябырылган алар.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдиновны «дәүләт заказы», «тәмәке җитештерүче оешма кушуы» буенча вейпны хурлап утыруда гаепләгәннәр әнә. Табиб исә бу сүзләрне күңеленә якын алмый. Ул, кешеләр вейпның ни дәрәҗәдә зарарлы икәнен аңлаганда, соң булмасын иде, дип кенә борчыла.

– Кызганыч, вейп тарту бик тиз арада модага әверелде. Бигрәк тә яшьләр арасында тиз таралды. Күпләрне тәмле булуы, аны хәтта бина эчендә тартырга рөхсәт итүләре белән дә җәлеп итте ул. Ә бит аның чынлыкта нәрсә икәнен яшьләр түгел, белгечләр дә тәгаен белеп бетерми. Тәмәкенең үпкә, бронхларга бәйле авырулар, яман шеш китереп чыгаруы күптән фәнни расланган. Вейпларның составында ниләр барлыгы да, аның организмга салган зыяны да тиешенчә өйрәнеп бетмәгән. Шуңа күрә үсмерләргә вейп сатуны закон дәрәҗәсендә тыюлары бик яхшы. Әмма аны балигъ булганнар арасында чикләү юлларын да эзләргә кирәк, – дип саный табиб.

Вейп кулланучылар сафының «яшәрә» баруына да борчыла ул. Әле күптән түгел генә Рөстәм Насретдиновка вейп тарту аркасында үпкәләре зарарланган сигез яшьлек (!) малайга ярдәм итәргә туры килгән.

– Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен вейп, электрон тәмәке тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешесе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин, – ди табиб. – Аннары моның тагын бер куркыныч ягы бар. Яшьләр арасында бер вейпны, гадәттә, берничә кеше тартырга мөмкин. Кешедән кешегә йөрткәндә аның аша герпес, туберкулез кебек куркыныч чирләр, вирус, инфекцияләр дә йогарга мөмкин.

 

Зиһенгә бәрә

Вейп тарту белән мавыккан үсмерне киләчәктә нәрсә көтә? Шул сорау белән психотерапевт, психиатрнарколог Марс САРЫга мөрәҗәгать иттек.

– Электрон тәмәке аэрозоле составындагы никотин кан тамырларын кыса. Җитлегеп бетмәгән яшүсмер организмы өчен бик зур сынау бу. Кан тамырлары кысылу аркасында балада йөрәк өянәге булырга мөмкин. Электрон тәмәкедә бер кап тәмәкедәге кадәр никотин булуын исәпкә алсаң, моңа аптырарлык түгел, билгеле. Аннары шунысы да бар: кешенең баш мие 25 яшенә генә тулысынча җитлегеп бетә. Шуңа кадәр ул никотин йогынтысына аеруча бирешүчән була. Электрон тәмәке, вейплар белән мавыккан яшүсмер баш миенең префронталь өлешендә киләчәктә җитди үзгәрешләр башланачак. Баш миенең әлеге өлеше кешенең фикерләү сәләте, зиһен, карарлар кабул итү өчен җавап бирә. Димәк, вейп, электрон тәмәке белән мавыккан үсмерне киләчәктә әнә шундый авырлыклар көтә.

Вейплар бәйлелек китереп чыгарамы? Аннан котылып буламы?

– Составында никотин булган вейп, электрон тәмәке физик һәм психологик бәйлелек тудыра. Аларны никотинлы тәмәке тарткан кешегә ярдәм иткән кебек дәвалыйбыз. Никотинсыз вейплар организмның билгеле бер өлешләренә зыян сала, психологик бәйлелек китереп чыгара. Бу очракта еш кына психотерапевтка да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Соңгы арада бу максатта дәвалаучы вейплар да кулланыла башлады. Аларның составында каннабидиол мае, төрле үсемлек майлары, биологик актив матдәләр бар. Алар бар да төрле бәйлелектән, шул исәптән никотинга тартылудан да котылырга ярдәм итә. Әмма мондый төр дәвалаучы вейпларны табиб кушуы буенча гына кулланырга рөхсәт ителә.

 

Регина Фәхрисламова, педагогпсихолог, балалар психологы:

– Үсмер вейп белән яңарак кына мавыга башлаган булса, әлеге закон һәм әти-әнисе ярдәмендә аңа бу гадәтен ташлатып була әле. Әгәр инде ул бу көпшәне күптәннән көйрәтсә, аны җайлы гына кулга төшереп булмый башлагач та, ул барыбер җаен табачак. Вейп булмаса, башкасын тарта башлаячак. Ник дигәндә, ул инде мондый бәйлелектән башка яши алмый. 1,5 яшькә кадәр ата-анасы белән эмоциональ бәйләнеш булмаган бала мондый бәйлелеккә тизрәк бирешә.

Вейп сыекчасы составындагы билгеле матдәләрнең организмга тәэсире

Матдә Зыяны
Пентабромдифениль эфир Калкансыман биз эшчәнлеген боза
Тәм керткеч,

авыр металлар

Кешенең үсүе, үрчүе, үз-үзен тотышы өчен җаваплы эчке секреция гормоннарын сафтан чыгара, бронхиаль астмага китерә.
Пропиленгликоль Бөер, бавырга бәрә.
Никель, кургаш Нерв, эндокрин, ашкайнату системасы эшчәнлеген боза. Йөрәкне, сидек юлларын сафтан чыгара.
Глицерин Хәтер начарлана, кеше игътибарсызга әйләнә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү