Ягулыкның кыйммәтләнүенә быелгы гадәттән тыш эссе һава гаепле?!

Дөньяда икътисадый хәл катлаулануын дәвам итә. Байден Кытайдагы икътисадый хәлнең начараюын билгеләп үтеп: «Бу Пекинның Тайваньга бәреп керү турындагы карарына китермәс», – дигән өмет белдерде.

Кытайлар, чынлап та, кризис сазлыгына көннән-көн ныграк баталар. Алар инде түбәнгә төшүнең дефляция дигән зонасына килеп керде, ягъни Күк асты илендә, ихтыяҗ кимү сәбәпле, бәяләр төшә. Дөньяның күпчелек башка илләрендә инфляция котырына. Соңгы көннәрдә нефть бәясе үсү мотор ягулыгының бәясен югарыга этәрде. Франция Президенты Макрон, ягулык бәяләрен күтәрмәүне сорап, нефть компанияләренә ялвара, диләр. Израильдә бензин бәясен тотрыклы тоту өчен бюджет дефицитын үстерәләр. Шекель курсы түбәнәюгә, «кара алтын»га бәяләр үсүгә карамастан, сентябрьдә мотор ягулыгы үзгәрешсез сатылачак. Ягулык бәясен тотып тору өчен, 2023 ел бюджетында 1,1 миллиард шекель акча каралган булган. Ул акча бетеп килә икән инде. Тотрыклылыкны ел ахырына кадәр саклау өчен, янә йөз миллионлаган шекель акча таләп ителәчәк. 95ле бензин Израильдә ел дәвамында үзгәрешсез калып, 6,86 шекельгә сатыла. Рус сумына күчергәч, 168 сум 48 тиенгә туры килә. Израильдә минималь хезмәт хакы 136 мең 935 сумга тиң икәнен искә алырга кирәк, әлбәттә.

Бензин бәясен тотрыклы тоту өчен, бюджеттан иң күп акчаны Согуд Гарәбстаны бүлә. Җан башына 7 мең доллар акча тотыла икән ул максатларда. Иң арзанлы бензин исә Венесуэлада. Бер айга 120 литр ягулыкны безнең акча белән 40 тиеннән салып була. Шуннан артканы ярты доллар бәядән сатыла.

Ягулыкның кыйммәтләнүенә быелгы гадәттән тыш эссе һава да зур йогынты ясый. Кондиционерларны эшәтү өчен, күп электр энергиясе тотыла. Югары температура нефть эшкәртүче заводларның туктап торуына да китерә. Җиһазлар искергән, экстремаль һава шартларында еш ватылалар. ОПЕК+ илләренең нефть чыгаруны чикләнгән күләмдә тотулары төп рольне уйный, билгеле.

Президент сайлавы алдыннан Байденга түбән инфляция һәм ягулыкка юнь бәяләр кирәк. Ираннан кайбер санкцияләрне алу, Венесуэлага «кара алтын» экспортын рөхсәт итү әлегә көтелгән нәтиҗәләргә китермәде. Инфляциянең тагын бер нигез сәбәбе бар: гадәттән тыш күп итеп акча басу. АКШ тарихында басылган долларларның 80 проценттан артыграгы 2020–2023 еллар аралыгына туры килә. Шулай булгач, бәяләр ник үсмәсен?

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү