«Ахыр чиктә барыбыз да оттырабыз инде»: ни өчен бәяләр күтәрелә, әмма икътисад үсми?

Укучыдан башта ук гафу үтеник: икътисад турында сөйләшүче бу язмада безгә бераз гына кайбер терминнар белән эш итәргә туры киләчәк. Бүгенге тормышның матди ягын шунсыз аңлап булмый чөнки.

Язма башына ук куелган «стагфляция» сүзе, мәсәлән, бәяләр үскәндә икътисадның бер урында таптанып торуын аңлата. Безнең хөкүмәтнең икътисади блогында болайрак уйлыйлар бит инде: күп итеп акча басабыз да аны кредит итеп өләшәбез. Кулда акча булгач, ихтыяҗ арта, товарларга сорау барлыкка килә, ихтыяҗ бәяләрне өскә куа, җитештерүне арттыра. Син җитештергән товарга бәя үссә, син күбрәк җитештерергә һәм сатарга омтыласың. Эшләргә мотив, стимул барлыкка килә. Бәя төшсә, бигрәк тә ул үзкыйммәттән дә түбәнәйсә, җитештерү туктала. Моны бәрәңге мисалында күрергә була. Бәясе пүчтәк булу сәбәпле, күп хезмәт һәм чыгымнар сорый торган икенче икмәкне эре хуҗалыклар игүдән бөтенләй туктады, шәхси бакчаларның да күп өлешенә печән чәчтеләр.

Икътисадның башка тармакларында да шулай ук була. Кешеләр фатир сатып алудан туктаса, бәяләр төшә һәм төзелеш акрыная. Кирпеч заводлары ремонтка ябылалар, сорау барлыкка килгәнне көтеп, эштән туктап торалар инде ягъни. Эшсезлек барлыкка килә. Акча эшләүчеләр саны кимегәч, товарларга сорау да юкка чыга. Матди тормышта бар нәрсә дә үзара бер чылбырга тоташкан. Чылбырның бер буыны йомшарса, бөтен икътисад та какшый. Соңгысын, җитештерү кимү нәтиҗәсендә икътисадның түбәнгә тәгәрәвен, без кабатланучы кризис дип атыйбыз. Һәркемгә мәгълүм: кризис вакытында бәяләр төшә. Бәяләрнең яңадан үсә башлавын глобаль капитализм кризистан чыгу дип бәяли.

Әйдәгез, хәзер вазгыятькә гади кеше күзе белән һәм финанс министры күзе белән карыйбыз. Кара халык психологиясе бәяләрнең үсешен фаҗига дип кабул итә, паникага бирелә. Бигрәк тә бәяләр бер-ике көн эчендә кискен үссә, паника көчле була. Кешеләр бәясе үсүче товарны алып калырга ашыгалар. Маркетологлар бу уңайдан хәйләкәр ысул кулланалар: товарның бәясен кискен генә ике тапкыр күтәреп куялар да халыкның сугыша-сугыша аны сатып алуын кырыйдан гына карап торалар.

Бу юлларның авторы әлеге хакта 2014 елгы паника вакытында «Фирүзәгә бәяне ике тапкыр» дигән язма эшләгән иде. Зәркән кибетенең хуҗасы, витринада сатылмый яткан фирүзә кашлы йөзекләрне сатып бетерү өчен, сатучыга бәяне ике тапкыр төшерергә куша, әмма ашыгып чыгып барганда гына әйтелгән җөмләсен тәмамларга өлгерми: «Фирүзәгә бәяне ике тапкыр…» – дип әйтә дә чыгып китә.  Сатучы аны киресенчә аңлап, йөзекнең бәясен ике тапкыр күтәреп куя. Һәм могҗиза була: халык, ябырылып, бәясе үскән йөзекне сатып алып бетерә.

Бүген икътисадта да шуңа охшаган хәл күзәтелә. Тактага бәя ике тапкыр үсүгә, халык аны тупларга ашыкты һәм бу бәянең яңа үсеш спирален генә китереп чыгарып калмады: дефицит пәйда булды. Куркудан күзе томаланган кешеләр берара нинди бәя сорасалар да такта алып калырга ашыга башладылар. Бик кызыклы вазгыять бу: дефицит бәяләрнең котырып үсү фонында барлыкка килә. Капитализм өчен яңа күренеш. Әмма паниканың бер чиге бар: кесәдә акча бетү сәбәпле, бәяләр түшәмгә килеп терәлә.

Хәзер инде финанс министры күзлегәннән карыйбыз вазгыятькә. Финанс министры буларак, безнең бурыч – кесәдә акчаның бетмәвен тәэмин итү. Бәяләрне өскә куу өчен, без кара халык кесәсенә кредит дигән акчаны күп итеп салуны яклыйбыз. Бу безнең өчен отышлы. Бердән, вакытлы гына булса да, җитештерү арта һәм бюджетка салым рәвешендә акча күп керә. Бюджет акчасы капчыгы өстендә утырсаң, бу синең өчен файдалы. Җитештерү үсмәсә дә, барыбер бәяләр үсү сәбәпле, бюджет акча белән тула. Министр буларак, монысы да синең өчен файдалы. Шуңа күрә финанс сәясәтен син күп итеп арзанлы кредит бирү рәвешендә формалаштырырга тырышасың. Күп итеп акча басылсын, аз процентлар белән халыкка өләшенсен, бәяләр да акрын гына үсеп торсын. Тормыш менә шулай барса, син уңышлы эшләүче министр булып саналасың. Халык алданып кредит ала да югарырак бәягә товар җыя. Әйтик, фатирын яңарта-киңәйтә. Төзелеш министры да теләктәшлек күрсәтә бу очракта финанс министрына. Кешеләрнең кредит түли алмый җәфалануы, министр булсаң, сине артык борчымый бит инде. Сиңа үз эшеңнең нәтиҗәсе матур булу кирәк.

Менә бу күп итеп кредит бирү хисабына икътисадны үстерү махсус теория булып моннан йөз елга якын элек эшләнгән. Ул кейнсианлык дип атала. Шул хәйләне уйлап тапкан галимнең исеме белән инде. Кейнсианлык тормышка ашсын өчен, акча күп басылырга, процентлар аз булырга тиеш. Шунсыз халыкны бурычлар ятьмәсенә куып кертеп булмый. Әмма табигатьтә юктан бар булмый, бардан юк булмый дигән закон гамәлдә. Икътисадка да тарала ул. Кредитны күп алган саен, аны түләү өчен, каешларны ныграк кысарга туры килә. Аз процент белән әҗәт алганда, син бер нәрсә дә отмыйсың, оттырасың барыбер. Кыйммәтләнгән товар алу өчен, зуррак кредит алырга туры килә. Суммасы зур булгач, процентның түбән булуы файда бирми. Күп итеп аласың, күп итеп түлисең. Бер процент белән ун сум алсаң, бер сум процент түлисең. 0,5 процент белән егерме сум алсаң, шулай ук бер сум процент түлисең, әмма кайтарып бирергә тиешле төп акчаның күләме ике тапкыр арта.

Мондый вазгыятьтә финанс министры һәм җитештерүче тармаклар министрлары юлына Үзәк банк рәисе төшә. Үзәк банк рәисенә шундый бурыч куелган: инфляция билгеле бер күләмнән артмасын. Россиядә, әйтик, ул елга 4–5 процентта тирбәлергә тиеш. Шуңа күрә бәяләр никадәр генә үсмәсен, рәсми статистика безгә шуларга якын саннарны күрсәтеп тик тора. Үзәк банк рәисенең инфляциягә артык эче пошмас иде пошуын. Әмма икенче бер нәрсә аның чабуыннан тота: кредитны чамасыз күп өләшсәң, кешеләр аны түли алмаячак. Каешны нык кыссаң, я бил өзелә, я каеш. Аңлашыла инде: кешеләр билне саклап, каешны өзү ягын карыйлар, ягъни кредитларны түләүдән баш тарталар. Бу банк системасының җимерелүенә китерәчәк. Кредиторлар арасында бит әле кешеләр генә түгел, хөкүмәт тә бар. Зур кризис башланса, хөкүмәт тә дефолт игълан итәргә мөмкин. Шуңа күрә Үзәк банк рәисенең сәясәте процент ставкасын күтәрүгә корыла. Ставка югарырак булган саен, кешеләр кредиттан качалар, акчаны үрчетү өчен, аны банк депозитларына илтәләр. Банкирлар акча басмыйча да акчалы булалар. Инфляция тормоз бирә мондый очракта. Үзәк банк рәисе бер юлы ике куян койрыгын тота. Инфляция дә күрсәткечләр кысасында, банк системасы да вакытлыча булса да тотрыклы. Монысының да үз чиге бар, билгеле. Процентны артык югары күтәрсәң, икътисад җимерелә, банк системасы да аңа иярә.

Менә бу акча басу – процент биетү уенында хөкүмәтләр һәм банкирлар ота һәрвакытта да, гади халык интегә. Бездә финанс грамоталылыгы дигән төшенчә бар бит. Мәктәптән үк шул грамотага өйрәтмәк булалар балаларны. Әмма өйрәткәндә, өлешен генә өйрәтәләр ул грамотаның. Халыкта чынлап та финанс грамотасы булса, ул кредитлар янына да якын килмәс иде, бәясе күтәрелгән товардан шайтан азаннан качкан тизлектә качар иде. Әмма министрларны, банкирларны, маркетологларны сөендереп, без алай эшләмибез. Алар куйган тозакка күзләр томаланган хәлдә килеп керергә ашыгабыз. Ахыр чиктә барыбыз да оттырабыз инде. Бәяләр күтәрелә, әмма икътисад үсми. Менә бу хәл стагфляция дип атала. Кейнсианлык – күп итеп акча басу һәм кредит өләшү сәясәтенең ахыргы нәтиҗәсе шул була.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү