Дилбәр Дәминова: Йөрәктәге яра — мәңгелек

Бүген “Булгария фаҗигасенә 10 ел. 2011 елның 10 июлендә Иделдә теплоходта ял иткән 122 пассажир батып үлде, 79 кешене коткара алдылар.

– Якыннарыбызны югалту ачысы гомер буена җитәрлек булды, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Дилбәр апа. – Апам Даниянең улы Айнур белән килене Райләне мәңгелеккә югалттык. Арчада яшиләр иде. Алмаз исемле малайлары бар иде. Киленебез икенче бәбиен көтте. Апа гына диеп торды. Башта бик еладык. Өйдә әти-әнисез калган бала булуы безне көчле итте. Инде Алмаз да зур үсте. Егет булды. Вакыт дәвалый диләр. Дөрес түгел. Балаларны уйламаган көнебез юк.

Алмаз — сулдан беренче

Фаҗигадә кызы белән киявен югалткан Балтачта яшәүче Рәдифә Садриева да бар. Ун ел узса да, ул йөрәктәге хәсрәтен күз яшьләрсез сөйли алмый.

– Бүген балаларның үлгән урынына, Кама Тамагы районы Сөйкигә барабыз,- ди Рәдифә апа. — Әниләре ялга киткәндә, олы кызлары Энҗе бездә кунакта иде. Гөлназ белән Илнур кайттылар да, теплоход белән ял итәргә барабыз, диделәр. Аркаларыннан сөеп, автобуска утыртып җибәрдем. Ул чакта кечкенә оныгым Мәликәгә 2 яшь кенә иде. Баштарак бик авыр булды. Балалар бик тә әти-әнисен сорап тилмертте. Алар янында еламаска тырыштым. Үземә авыр булса да, сабыйлар хакына түздем. Гомер үтә, Энҗе Казанда дүртенче курсны бетерде инде, Мәликә мәктәптә укый.

  • Ике палубалы “Булгария” теплоходы 1955 елда Чехословакиядә төзелә. Башта ул “Украина” дигән исемне йөртә, ә инде 2010 елдан “Булгария” дип атала башлый. 2000-2010 елларда теплоходны “Казанская судоходная компания”, “Водафлот”, “Волгатур” оешмалары арендалый. Судноның соңгы арендаторы “Бриз” компаниясе “Булгария”не 2011 елда “АргоРечТур” оешмасына субарендага бирә. “АргоРечТур”ның директоры Светлана Инякина 11 елга хөкем ителде.

Фикер өстәү