Йолдызнамә | 12 – 18 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорга корып куелган планнарыгыз барып чыкмаска мөмкин. Сәбәбе – кайберәүләрнең җавапсыз, мәгънәсезрәк булуында.  Тегеннән-моннан акча эшләү мәсьәләсендә шәп кенә тәкъдимнәр ишетерсез. Югалып, куркып калмыйча, ризалашыгыз – ахырдан сөенеп туя алмаячаксыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көчегездән килмәгәнгә тотынмагыз. Хезмәт урынында «янып», көлгә әйләнмәс өчен, кемнәрнеңдер ай-ваена карамастан, эшне бүлешергә өйрәнегез.  Кесәгезнең байтак ук калынаюына китерердәй хәлләр көтегез. Ял көннәрендә яхшы хәбәр ишетерсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышка үзгәреш җилләре кертүне кичектереп торыгыз – вакыты ул түгел. Эштә коллегаларыгыз белән сүзгә керү куркынычы бар. Ачуыгыз чыкса да, дәшмичә калырга тырышыгыз. Әлегә «дошман»га каршы иң шәп «корал» шул.  Иң мөһиме – шәхси тормышыгызда барысы да әйбәт булачак.

Кысла (22.06 – 22.07) Бер нәрсәгә дә өлгермәссез кебек тоелыр. Өлешчә, чыннан да, шулай бу. Тынычланып, бөтен көчегезне бер йодрыкка туплагыз.  Шулай икән, барысы да әйбәт булачак! Балаларыгыз игътибарны гадәттәгедән күбрәк таләп иткәнлектән, кайбер эшләрегезне кичектерергә әзер торыгыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу чорда үзегезне күңелегезгә сары май булып ятардай үзгәрешләр көтә. Бернинди дә мәкерлек юк монда: сез аларга, чыннан да, лаек! Өстәвенә атна ахырында сөеклегез үзегезне бик шәп бер хәбәр белән дә куандырыр. Ә бу тормышыгызга ямь өстенә ямь өстәр.

Кыз (24.08 – 22.09) Күпне вәгъдә итүче бик нәтиҗәле чор. Хәер, өегездә күп эшләргә кулыгыз җитмәячәк, аның каравы хезмәт урынында барысына да өлгерәчәксез! Әҗере дә озак көттермәячәк. Атна ахырында күптәнге хисләрне яңартып җибәрердәй хәлләр булып алачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Яңа эш башлап җибәрү өчен үтә шәп чор. Сезгә баш әйләндергеч уңыш һәм алга таба әйбәт кенә табыш китерәчәк ул. Тормышыгызга уңай йогынты ясап, аны яхшы якка үзгәртердәй бер хәбәр көтегез. Ләкин тирәгездәгеләргә игътибарлырак булыгыз: арада, көнчелектән, үзегезгә ниндидер начарлык эшләргә маташучылар бар шикелле.

Чаян (24.10 – 22.11) Шәхси тормышыгыз хәзер яңа биеклеккә чыгар, ә бу аны бик әйбәт кенә яхшы якка үзгәртеп куяр. Тик бу хакта әлегә дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегезгә – ләм-мим берни әйтмәскә! Бәхет тынлык ярата. Вакыты җиткәч, алар барысын да беләчәк. Шунда инде тормышыгыздагы шатлыклы вакыйгалар турында бәйнә-бәйнә сөйләсәгез дә була.

Укчы (23.11 – 21.12) Эшләрегез үзегез теләгәнчә бармаса да, борчылырга урын юк. Озакламый моның яхшыга гына икәнен аңлаячаксыз.  Күңелегездәге сорауларыгызга җавап эзләү өчен уңайлы чор. Эчке сиземләвегез ярдәмендә шуларны табып, үзегез өчен искиткеч зур ачышлар ясаячаксыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кем беләндер сүзгә кергән булсагыз, ничек тә тизрәк татуланышу җаен карагыз.  Эчтән кара көеп йөрүнең өч тиенгә дә кирәге юк хәзер. Эштә алдыгызга бик тә катлаулы бурыч куярга мөмкиннәр. Барысын да яхшылап уйлагач кына аны хәл кылуга алынырга ризалык бирегез. Атна уртасында шәхси тормышыгызда куанычлы хәлләр көтегез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Күңел тынычсызлыгы, берникадәр төшенкелек кеше алдында үзегезне уңайсызрак хәлдә калдырырга мөмкин. Кирәксә-кирәкмәсә борчылу, дулкынланудан туктагыз әле! Барысы да әйбәт ләбаса! Көтмәгәндә генә урамда күптәнге бик якын дустыгызны очрату, бик тә матур хатирәләрне яңартып, үзегезгә яшәү көче өстәп җибәрер.

Балык  (20.02 – 20.03 Акчалы, рәхәт чор. Кыйммәтле әйберләр сатып алу, диңгезгә ял итәргә бару теләге туар.  Хәер, алар теләк кенә булып калмыйча, озакламый тормышка да аша башлар. Дусларыгыз белән табигать кочагында аралашу үзегезгә бик озакка җитәрлек көч-энергия бүләк итәр.


Фикер өстәү