Пушкин картасы” программасына 7дән 14 яшькә кадәрге балаларны да кертергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының Мәгърифәт буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Яна Лантратова “Пушкин картасы” программасына 7-14 яшьлек балаларны да кертергә яки алар өчен шуңа охшаш карта булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән. Ул Россия вице-премьеры Татьяна Голикова исеменә юлланган хатны үзенең телеграм-каналына урнаштырган.

“Пушкин картасы” программасын киңәйтеп, аңа 7-14 яшьлек балаларны да кертү, яки аларга, әйтик, “Золотой ключик” дигән исемдәге шуңа охшаш карта эшләү максатка ярашлы булыр дип уйлыйбыз, чөнки “Золотой ключик” или “Приключения Буратино” әсәрен балалар бик ярата. Картага 3 мең сум күләмендә акча салу тәкъдим ителә”, – дип язган Лантратова.

Аның әйтүенчә, Россия Мәгърифәт министрлыгы әлеге идеяне хуплап, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, тагын бер яшь категориясе өчен шундый ук программа булдыру буенча уйланырга вәгъдә иткән.
Исегезгә төшерәбез: “Пушкин картасы”, 14-22 яшьлек егет-кызларга театр, музей, күргәзмә, концертларга йөрү мөмкинлеге тудыру өчен, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә керде. 2022 елда картадан үзебездә төшерелгән фильмнарга билет алу өчен дә файдалану рөхсәт ителде. Аңа елына 5 мең сум акча салына


Фикер өстәү