Санкцияләр: куркынычмы-юкмы?

Владимир Путин сишәмбе көнне икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Кремль лидерының вазыйфасы шундый: ул төшенке рухтагы бер генә җөмлә дә әйтергә тиеш түгел. Үткәннәргә нәтиҗә уңай, киләчәккә фаразлар оптимистик булырга тиеш. Күз алдыгызга китерегез: ил җитәкчесе чыгып: «Эшләр харап, без бетәбез», – дисә, халык нишләячәк?

Президент Путинның үткән елга биргән бәясе мондый: «Күп кенә белгечләр 20 процентка түбәнәю көтсә дә, эчке тулай продуктның кимүе 2,5 процент кына булды». Лидер икенче кварталдагы кискен түбәнәюдән соң, өченче һәм дүртенче кварталларда үсеш теркәлүен дә билгеләп үтә. Инфляция динамикасы да яхшы, ди. Үткән ел нәтиҗәләре буенча акча очсызлану 11,9 процент булса, 2023тә беренче кварталда – инфляция 5 процент, икенче кварталда 4 процент тирәсе булыр дигән фараз да әйтелде. Болар барысы да яхшы, әлбәттә, һәм иң мөһиме: ялган түгел. Кайбер тармакларда инфляция урынына дефляция дә күзәтелә хәтта.

Бу юлларның авторы һәрвакытта да дефляциягә – бәяләр түбәнәюгә дан җырлады. Әмма процент капиталына корылган базар икътисадында дефляция – начар күрсәткеч, ул халыкның сатып алу мөмкинлеге төкәнүен һәм икътисад тәгәрмәченең кирегә әйләнә башлавын хәбәр итә. Халык керемнәрен кредит түләүгә тота икән, яңа продуктлар сатып ала алмый, инфляция күрсәткече шул сәбәпле төшә, шуның аркасында дефляция килеп чыга. Дөрес итеп файдаланганда, дефляцияне икътисадның үсеш моторына әйләндерергә була, әмма икътисадның хәзерге моделе моңа юл куймый. Ул бәяләрнең акрын гына күтәрелеп торуын сорый, һәм эчке тулай продуктның да 4–5 процентлык үсешен таләп итә. 2,5 процентлык түбәнәю күрер күзгә кечкенә булып күренсә дә, бүгенге финанс системасы өчен фаҗига ул.

Моны сатарга дип йорт төзүче оста позициясенә басып аңлатабыз әйдә. Ул банктан ун йорт төзергә дип кредит алган иде, әмма төзелеш материалларына бәя күтәрелү сәбәпле, җиде яки сигез генә йорт төзеде. Кредитны шартлы рәвештә мең берәмлек дип алабыз. Процентлары белән кайтарып бирү өчен, якынча мең ике йөз – мең биш йөз тирәсе берәмлек акча эшләү таләп ителә. Банк проценты күпме булуга карап инде. Төзүче шуңа өмет иткән иде дә, йортлар бәясе 20–50 процентка артачак дип бизнес-план төзеде. Әмма ул теләгәнчә килеп чыкмады, мең берәмлеккә сигез генә өй җиткереп булды, җитмәсә бәяләр дә 20 процентка түгел, биш процентка гына үсте. Яисә төште дә хәтта. Бәя төшүен күргән халыкның йорт алу теләге кимеде, тагын да очсызлануын көтә башлады. Төзелгән сигез йортның алтысын гына сатып булды. Төзүче кредитларын ничек итеп түли?

Бәя төшү – кулланучылар өчен тантана һәм бәйрәм ул, ә җитештерүче өчен – фаҗига. Бәянең көтелгәнчә үсмәве дә – хәсрәт хәтта. Бу схемада башка нечкәлекләр дә күп әле. Аларның барысын да исәпли башласаң, җитештерү түбәнәю шартларында инфляция кимүнең икътисадый коллапсның алды булуын сиземли алабыз. Ул коллапстан котылу өчен, Путин дөрес максат куя: «…нужно стимулировать занятость и рост заработных плат – реальных заработных плат», – ди. Хезмәт хакларын күтәрү, бигрәк тә фәкыйрьләргә түләүне арттыру – бу вазгыятьтә бердәнбер котылу тәгәрмәче, әмма ул да озак сроклы перспективада балансларның югалуына китерә һәм катастрофаны якынайта. Бу хакта безнең сүз озайтырга мәйданыбыз юк, булса, исәпләп күрсәтә алыр идек.

Әйдәгез, хәзер Путин йомгагына үзебезнең нәтиҗәне өстибез. Ни өчен 2022 ел 20 процентлы түнтәрелеш китереп чыгармады? Моның объектив сәбәпләре бар. Беренчедән, углеводородларга бәяләр котчыккыч югары торды һәм безнең нефтьне, газны, хәтта ташкүмерне дә Көнбатыш күпләп сатып алырга мәҗбүр булды. Ташкүмергә эмбарго августтан гына керде, газга әлегә бернинди эмбарго да юк, әмма көзге якта аның сатылуы шулай ук кискен чикләнде. Нефть эмбаргосы һәм «түшәм» бәяләр декабрьдә генә гамәлгә куелды, нефть продуктларына тыю 5 февральдән керә. Бүген ул тыюга кадәр Көнбатыш безнең дизель ягулыгын гадәттәгедән күбрәк тә сатып ала хәтта. Углеводородлар сәүдәсендә артка китеш әле башланып кына килә һәм ул 2023 елның икенче-өченче кварталларында чынлап кайтаваз бирәчәк. Сату кимер, бәя төшәр дигән фараз урынлы.

Икенчедән, Көнбатыш санкцияләренә «дус илләр» дип аталган Азия гигантлары һәм Төркия кушылмады. Арзангарак булса да безнекен сатып алдылар, үз товарлары белән безнең базарны тутырырга тырыштылар. Евросоюз бу көннәрдә санкцияләрнең унынчы пакетын әзерли һәм ул пакетта төп стратегия – Вашингтон һәм Брюссель керткән санкцияләргә буйсынмаган илләргә икенчел санкцияләр кертү. Бу юнәлештә алар уңышка ирешсә, без егылабыз, оттырсалар, алар егылачак. Үзләре егылганда, алар безне дә өстери инде, барыбыз бергә түнәчәкбез. Базар шартларында санкцияләр кертү – бик начар нәрсә ул, кертүченең үзе өчен дә начар.

Өченчедән, Россия түнтәрелешен хәрби-сәнәгать комплексы булдырмый калды. Путинга сүз бирик: «За последний год он набрал серьезные обороты и продолжает наращивать мощности. Предприятия работают в несколько смен, некоторые – практически круглосуточно». Хәрби-сәнәгать комплексының нәрсә икәнен СССРда яшәп караганнар белә. Ул чакта барлык икътисад диярлек хәрби өлкәгә хезмәт итә иде. Хәтта бәрәңге киптерү заводлары да армиягә эшләде. Бу халыкны эш белән тәэмин итә, бик күп ресурсларны үзенә тарта. Әйтик, корыч кою заводлары эшсез тормый. Беренче карашка алар икътисадның гражданлык тармагы кебек, әмма хәзер барыбер хәрби сәнәгатькә хезмәт күрсәтә. Эчке тулай продукт арта, әмма, гафу итегез, киләчәктә икътисад өчен бу зур проблемага әвереләчәк.

Базарда килеп туган дисбалансны халык куллануы товарларын импортлап кына көйләп булыр иде, әмма моның өчен бездә җитәрлек акча булырмы һәм безгә ул товарларны сатарлармы? Бу 2023 елның төп проблемасына әверелергә мөмкин һәм ул проблема борынлап ята инде. Тагын «Российская газета»ны ачабыз. Анда «ОСАГО упало до нуля: вместо ремонта выплачивают деньги, которых не хватает» дигән язма урын алган. Хәзер авариягә эләксәң (Аллаһ сакласын инде), машинаңны ремонтламыйлар, кулыңа иминиятләштерү акчасын гына гына тоттыралар, әмма ул акча кече телгә дә йокмый, чөнки запьчастлар юк, булса да котчыккыч кыйммәт. Без акрынлап икътисадның совет моделенә күчәбез: кибеттә арзан, әмма юк, базарда бар, ләкин кыйммәт. Санкцияләрнең беренче гөрелтесе дип саныйк моны. Алда тоташ күк күкрәүләр башлануы ихтимал. Кулга мул социаль түләүләр тоттырырлар, әмма алар бернигә дә ярамас. Статистикада барысы да яхшы күренер: эчке тулай продуктның артуын күрербез (саннар ялган булмас, чын булыр), әмма базар хәлләре сөендермәс. Без совет чорында шулай яшәдек: корыч кою буенча Американы уздык, мамык җыю, ит җитештерү күрсәткечләре дә әйбәт иде. Ашлыкны күп җыйдык, онны чит илдән сатып алдык. Совет кытлыгының берничә сәбәбе бар иде. Берсе – бар ил белән хәрби-сәнәгать комплексына эшләү, икенчесе – Африка һәм Азия илләренә мул ярдәм күрсәтү, өченчесе – базарларда товарларның итәк астына яшерелүе. Андый вазгыятьтә акча-ришвәт мөнәсәбәтләре арткы планга күчә, кул кулны юа дигән принципка нигезләнгән, без онытып бетергән йонлач кул, блат төшенчәләре алга чыга.

Әлегә Россия сумының элекке совет республикаларының күбесендә дәрәҗәсе бар. Ноябрь аенда безнең банкларда бер долларны 65 сумга алыштырып булганда, Кыргызстанда 61 Россия сумына алыштырып була иде. Мондый иркенлек тукталачак. Соңгы көннәрдә генә бер яңалык ишеттем: Казахстан сумны тәңкәгә турыдан-туры алыштырудан баш тарта. Сум өчен мәйдан тараю бездәге кытлыкны үстерәчәк. Илдән капитал качу темплары 2022 елдагыча булса бигрәк тә. Санкцияләр шулай акрын эшлиләр инде алар. Бармакны ярыкка тыккач: «Кысмады!» – дип кычкырырга ашыкмыйк шуңа күрә. Чөйне кагып чыгаралар икән, котылгысыз рәвештә кысачак. Каршы яктан чөй кагып кына бармакны саклап калып була. Кремльдә, бәлки, бардыр андый чөй, әлегә безгә күрсәтүче юк.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: infosmi.net


Фикер өстәү