Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны янә арта

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны янә арта. «Стопкоронавирус.рф» порталындагы мәгълүматларга караганда, узган тәүлектә инфекция ияртүнең тагын 69 очрагы теркәлгән. Алдагы көндәгегә караганда 4 очракка күбрәк бу.

20 кеше хастаханәгә озатылган. Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле республикада чир йоктыруның 194418 очрагы расланган. Узган тәүлектә үлем-китем булмаган.

Россия буенча мәгълүматларга килсәк, соңгы тәүлектә 5914 чир очрагы ачыкланган. 40 сырхау вафат булган.


Фикер өстәү