Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны һаман арта

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә 104 кешенең чир ияртүе ачыкланган (узган тәүлектә – 100 кеше). 24 кеше (алдагы көнне – 39) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 196325 кеше чирләгән. Бездә COVID-19 инфекциясеннән вафат булучыларның гомуми саны, элеккечә үк, 2010 кеше. Соңгы тапкыр коронавирустан үлү очрагы турында 20 гыйнварда хәбәр ителде.

Тулаем Россия буенча  бер көн эчендә вирус йоктыручылар саны 1006 кешегә арткан. 6484е, савыгып, аягына баскан. 19608 сырхау хастаханәгә озатылган. 30 кешенең чирдән вафат булуы теркәлгән.


Фикер өстәү