Коронавирустан үлүчеләр саны 2010га җиткән

Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны артканнан-арта. COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 2–8 октябрь чорында вирус йоктыруның 211 очрагы ачыкланган. Бу – алдагы атнадагыга караганда 1,48 тапкыр зуррак сан, дип хәбәр итә «Реальное время» басмасы.

Исегезгә төшерәбез: республикада 18–24 сентябрьдә коронавирус йоктыручылар саны озак вакытлардан соң беренче тапкыр 100 кешедән артып киткән. 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр 142 кешенең чирләве билгеләнгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус ияртүнең барлыгы 207471 очрагы ачыкланган. 204916 кеше савыккан. 2010 сырхау чирдән вафат булган.


Фикер өстәү