Татарстанда коронавирус 2009 кешенең гомерен өзгән

Соңгы тәүлектә Татарстанда 54 кеше коронавирус йоктырган. Бүген 39 сырхау хастаханәгә озатылган.

Коронавируска каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәренә караганда, пандемия башланганнан бирле чир ияртүнең 193847 очрагы теркәлгән.  26 декабрьдән бирле республикада коронавирустан үлем-китем булмаган.  Гомумән алганда, инфекция Татарстанда яшәүче 2009 кешенең гомерен өзгән.

Россия буенча мәгълүматларга килсәк, узган тәүлектә 3032 кеше коронавирус йоктырган. 10 гыйнварда 1067 кеше хастаханәгә эләккән. Пандемия башланганнан бирле илдә барлыгы 21832768 кеше чирләгән. Бер тәүлек эчендә 47 кеше инфекциядән вафат булган. Пандемия башланганнан бирле 394168 сырхау җан биргән.


Фикер өстәү