Коронавирустан үлем-китем очраклары иң күп булган төбәкләр исемлеге билгеле

Узган тәүлектә илдә 799 кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Бу – алдагы көндәгегә (791) караганда 1,01 процентка күбрәк. Инфекция аркасында гүр иясе булучыларның гомуми саны 146 868гә җиткән.

Үлем-китем очраклары саны буенча лидер-төбәкләргә Мәскәү (узган тәүлектә 105 очрак, пандемия башланганнан бирле – 24 173), Санкт-Петербург (101, пандемия башланганнан бирле – 18 018 ), Иркутск өлкәсе (36, пандемия башланганнан бирле – 3 211), Түбән Новгород өлкәсе (28, пандемия башланганнан бирле – 4 650), Краснодар крае (25, пандемия башланганнан бирле – 3 780) керә.

Бер көн эчендә Россиядә коронавирус йоктыруның 25 704 очрагы теркәлгән. Бу – алдагы көндәгегә (25 293) караганда 1,62%ка күбрәк. Чир йоктыручыларның гомуми саны 5 907 999га җиткән.


Фикер өстәү