Коронавирус тарала башлаганнан соң үлем-китемнәр рекордлы күрсәткечкә җиткән

Россиядә коронавирус пандемиясе тарала башлаганнан бирле үлем-китем күрсәткече бик нык арткан. Агымдагы елның гыйнварыннан октябрьгә кадәрге чорда илдә үлүчеләр саны соңгы дистә ел эчендә рекордлы күрсәткечкә җиткән. РБК, “Росстат” мәгълүматларына таянып, шулай дип хәбәр итә. Әмма бу турыдан-туры COVID-19 аркасында гына гүр иясе булучылар саны ишәюне аңлатмый.

2019 елның шушы ук чорында Россиядә демографик вазгыять яхшыру нәтиҗәсендә үлем-китемнәр кимеп, 10 мең кешегә 102,9 күрсәткечен тәшкил иткән. 2010 елдагыга (гыйнвар – октябрь) караганда, 13,7 процентка кимрәк бу. Ә инде 2020 елда коронавирус пандемиясе таралу шартларында әлеге сан 113,2 гә җитеп, соңгы дистә ел эчендә рекордлыга әйләнгән.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар – октябрь айларында илдә бакыйлыкка күчүчеләрнең гомуми саны 1,661 миллион кешегә җиткән. 2019 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 9,7 процентка күбрәк бу. Моңа кадәр иң күп үлем-җитем 2010 елда теркәлгән. Җәйнең аномаль эссе килүе аркасында 1,704 миллион кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү