Милли китапханә директоры: «Татар китабының глобаль дөньясы» – чын мәгънәсендә, бик масштаблы проект»

Июльдә казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар глобальлеген үзләре өчен яңа яктан ачачак. Моның өчен Татарстанның Милли китапханәсендәге күргәзмә залына килергә кирәк. «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен оештыручылар әнә шулай дип белдерә. Глобаль максатларга йөз тотарга тиешле әлеге проект чынында нәрсәсе белән үзенчәлекле соң?

Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова бер интервьюда: «Хәзерге вакытта без Тукайның туган көне уңаеннан «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән киң колачлы проект әзерлибез», – дип белдергән иде. Һәм менә, ниһаять, әлеге проект әзер. Безгә исә чараның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлануын әйттеләр. Хәер, кайсын алсаң да, мантыйк – бер.

– «Татар китабының глобаль дөньясы» – чын мәгънәсендә, бик масштаблы проект. Биредә XX гасырдан бирле китапханә фондында сакланган 100 документ урын алды. Әлеге күргәзмәгә гаять күп вакыт, көч һәм энергия китте. Без укучыларга әзерләгән мәгълүматны яңа форматлар кулланып, мөмкин кадәр үтемле итеп бирергә тырышабыз. Шуңа да аның уңышлы һәм дәвамлы булачагына өметләнәбез, – диде Мәдинә Тимерҗанова.

Яңа форматлар, дигәннән, биредә 3D-графика, инсталяция, ягъни предметларның үзенчәлекле рәвештә урнашуы кебек алымнар кулланылган, радиотрансляциядән өзекләр дә ишетергә мөмкин.

«Татар китабының глобаль дөньясы»н хыялдан чынбарлыкка күчерү өлешен өч автор – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директор урынбасары Альфред Бустанов, Милли китапханәнең фәнни эш буенча директор урынбасары Ирек Һадиев һәм «Смена» проекты җитәкчесе Роберт Хәсәнов башкарып чыккан.

– Күргәзмә татар китабы тарихына татар мәдәниятенең интеллектуаль, икътисади һәм сәяси үсеше призмасы аша альтернатив караш тәкъдим итә. Шуны аңларга кирәк: ул – сирәк китаплар һәм кулъязмалар җыелган урын гына түгел. Мин кем? Минем үткәнем нинди? Ә киләчәгем? Без кая таба барабыз? Бирегә килгән кешеләр җаваплар түгел, ә нәкъ менә шушы сорауларны табачак, – дип сөйләде Альфред Бустанов.

Экспозицияләр белән дә ул таныштырды безне. Залга килеп керү белән, борынгы эпитафияләр каршы ала. Кабер ташларындагы язулардан соң борынгы тәңкәләр сурәтләнгән видеоязманы карарга тәкъдим итәләр. Юк, татарларның сәүдә белән бәйле мөнәсәбәтләрен күрсәтү өчен, үзәктә – язу. Күргәзмәдә борынгы кулъязмалар сурәтләр аша да, үзләре дә тәкъдим ителгән. Һәрберсенең янында аңлатмалы язуы да бар. Татар телендәгесен аңларга авыррак булса да, аларның ике телдә бирелүе хак. Залның түренәрәк үтсәк, XVIII–XIX гасырлардагы язу эволюциясе, янында Совет чоры китапларында кулланылган өч төрле графика белән танышырга мөмкин. Ачышлар да, болганчык еллар да, татар язуы тарихында эз калдырган шәхесләр дә – барысы да биредә. Оештыручылар татар китабының дөньяда яулаган урынын да, глобаль мөнәсәбәтләргә бәйле булуын да, эчке төрлелеген дә күрсәтергә теләгән.

Билгеле, бу кадәр зур эшне Милли китапханә үзе генә башкарып чыкмаган. Җитәкчелек Татарстанның Мәдәният министрлыгына, Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәгә, Татарстанның Милли музеена, «Татарстан» телерадиокомпаниясенә, Амстердам университетына рәхмәтле булуын искәртте.

Уртак көч белән оештырылган әлеге күргәзмә һәр айның соңгы дүшәмбесенә кала көн саен 11.00 сәгатьтән 20.00гә кадәр эшләячәк. Керү бәясе: зурларга – 300, мәктәп яшендәге балаларга – 150 сум. Татар китабы тарихы белән танышырга теләүчеләрнең ким дигәндә ноябрьгә кадәр вакытлары бар әле. Күргәзмәдә параллель рәвештә башка проектларны да күреп булачак, дип искәртте китапханәнең директор урынбасары Тәбрис Яруллин. Оештыручылар әлеге байлыкны башка шәһәр һәм илләргә дә күрсәтергә теләүләрен яшерми. Ниятләре дә зурдан.

Лилия Гыймазова

Фото: tatar-inform.ru

 


Фикер өстәү