Узган ай белән чагыштырганда, Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр 60 процентка арткан. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
— Июньнең шушы ук чоры белән чагыштырганда, июльдә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 60процентка артты, — диде ул.
Татарстанда узган тәүлектә тагын 51 кешедә коронавирус ачыклаганнар.