Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны мартта 40%ка кимегән

Татарстанда агымдагы елның март аенда коронавирус белән авыручылар саны 40 процентка кимегән.

«Мартта, агымдагы елның феврале белән чагыштырганда, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 39,5 процентка кимегән», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанда грипп белән авыруның бер очрагы да теркәлмәгән. Тын юлларында вируслы кискен инфекциясе белән авыручылар саны буенча республика эпидемия бусагасыннан 30 процентка, Казан 31 процентка түбәнрәк тора.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда февральдә, гыйнвар белән чагыштырганда, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар 30 процентка

 


Фикер өстәү