Тукай ышыгында. Туган тел көненнән соң уйланулар

Тукай сүзе кайтты Казанга! 26 апрель – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан башкаласы “милли хисләр белән ялкынланды”. Бу көнне узган чараларның шаһитләре арасында “ВТ” хәбәрчесе дә бар иде.

Нәрсә җитми? Нәрсә кирәк?

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуган 26 апрель иртәсен татар җәмәгатьчелеге, һәрвакыттагыча, Габдулла Тукай һәйкәле янында каршы алды. Шагыйрь янына республиканың беренче затлары – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, 2023 елның Укытучы һәм остаз елы булуын исәпкә алып, галим-галимәләр, мөгаллим-мөгаллимәләр, кыскасы, татар зыялылары белән очрашты. Әдәбият, тарих, фән һәм белем бирү өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр турында фикер алышу булды ул. Тагын да тәгаенләп әйтсәк, очрашуда сүз алган зыялылар тәкъдим-теләкләрен җиткерде, Рөстәм Миңнеханов исә, аларның барысын да хуплап, киләчәктә чынга ашырыр өчен нинди ярдәм кирәклеген сорады. Кайберләренә аерым тукталыйк.

Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шафыйкова Татарстан һәм Россиянең төрле музейларында сакланучы татар милли киемнәре һәм алар турындагы мәгълүматны туплап, системага салып, зур бер басма әзерләргә тәкъдим итте. Соңгы арада еш телгә алына торган проблема бу. Бу тәкъдимнең гамәли чишелешен Рөстәм Миңнеханов үзе тәкъдим итте:

– Музейларга экспедицияләр уздырырга, костюмнарны реставрацияләр өчен урын булдырырга кирәк. Барын да туплагач, зур гына, матур гына күргәзмә ясарга кирәк. Мин бу тәкъдимне хуплыйм, әмма аны башлап йөрүче бармы соң? Фәннәр академиясе, Мәдәният министрлыгы бергә алып барырга тиештер бу эшне. Шәйхразиевка да (Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе – авт.) әйтергә кирәк. Бик әһәмиятле эш бу, – диде ул.

Милли кием музейларда гына түгел, көндәлек тормышта да үз урынын тапса, шәп буласы да бит. Татарстан Рәисе дә әйтте бу турыда. “Сабан туйларына милли киемнәр киеп чыксак, гел икенче булыр иде. Безгә кирәк булмаса, кемгә кирәк инде ул тагын?”, – диде ул.

Татарстанның  халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина татар теле һәм әдәбияты укытучыларын берләштерә торган ассоциация булдырырга тәкъдим итте.  Аның сүзләре белән әйтсәк, бу берләшмә Татарстан гына түгел, башка төбәкләрдә белем бирүче укытучыларга терәк булыр иде. Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, югары белем бирү йортларындагы татар теле укытучыларын да кертергә кирәк, диде.

– Ассоциация булдыруның авырлыгы юктыр, аның эчтәлеген уйлап бетерергә кирәк. Башка өлкәләрдәге укытучыларыбызны барларга кирәк чыннан да. Һәркайсы белән аерым эшли алмасак, күп нәрсәне югалтачакбыз. Үзебездә дә проблемалар җитәрлек. Уйлашып бетерегез, – диде бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының директор урынбасары Раил Фәхретдинов без яши торган катлаулы заманның “файдалы яклары”н атады. Аерым алганда, Татарстан һәм төрки дөнья арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгыун ассызыклады. Шуннан институттагы төрки халыкларның тарихын өйрәнүче белгечләрне әзерли торган уникаль программа турында сөйләде. “Бу өлкәдә ярдәм итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт! Бу ярдәм кимемәсен иде”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, аның белән килешеп: “Төрки илләр белән бик яхшы эшлибез. Күптән түгел Үзбәкстанда, Төрекмәнстанда булдык, Казахстанга барасы бар. Килешәм, безгә бу юнәлештә белгечләрне әзерләргә кирәк. Бездә күпме бюджет урын бар?” – дип сорады.

– Бакалавр һәм магистрларны кушсак, барлыгы дүрт программа бар. Менә хәзер төгәл генә әйтә алмыйм, 27 микән…

– Монда килгәндә, өйрәнеп кил син. 21 икәнен беләм, юри сорыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов, уенын-чынын бергә кушып һәм кирәк чакта ярдәм итәргә вәгъдә биреп.

Очрашуда күтәрелгән тагын бер проблема урам атамалары белән бәйле. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина Казанның теге яисә бу шәхес исеме кушылган урам атамалары янына QR-код рәвешендә аңлатма бирергә кирәклеген әйтте. Фикер алышу барышында мондый мәгълүматның һәйкәлләргә дә җитмәве ачыкланды. Ахыр чиктә, Казан урамнарының атамаларын тагын бер карап чыгарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Шәһәргә кагылышы булмаган, тарихта бик үк яхшы эз калдырмаган шәхесләрнең исеме урам кадәр урамга бирелергә тиешме? Һәм, киресенчә, Татарстан һәм татар халкы өчен зур эшләр кылган шәхесләргә ике-өч йортлык урам гына җитәме? Татарстан Рәисе әйтмешли, әкрен генә, ипләп кенә әнә шул сорауларга җавап эзләргә кирәк.

– Гел әйбәт кешене генә дә куеп булмый, бераз начаррак кешеләр дә булсын, – дип көлдерде ахырдан Рөстәм Миңнеханов. Һәм бу эшне яхшылап уйлап башкарырга кушты.

Фикер алышуны “Безгә ешрак очрашырга кирәк” сүзләре белән йомгакладылар. Татарстан Рәисе сүзләре белән әйтсәк, эшли алмаслак эшләр яңгырамады, теләк кенә булсын.

Берләш(тер)ү

Очрашудан соң сибәләп торган яңгыр астында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына юл алдык. Елдагыча, “милли хисләр белән ялкынланып” узган зур тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатларын котладылар. Аларның исемнәрен атаганчы, тамаша турында бер-ике кәлимә сүз. Тамашачы залдан елап чыкты, “Туган тел”не җырлаганда да күпләрнең күзләре чыланган иде. Тукай, дөресрәге, быелгы Тукай образы уйланырга һәм бераз булса да оялырга мәҗбүр итте.

Быелгы тантаналы концерт һәм Тукай премиясе ияләре турындагы сөйләшүләр әле шактый дәвам итәр кебек. Инде үзләренә күчик. Шулай итеп, 1 млн сум күләмендәге Дәүләт бүләгенә өч кеше лаек дип табылган. Алар – «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша; сынлы сәнгать өлкәсендә милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова; архитектура өлкәсендә Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвис Ханов.

Төмән өлкәсеннән үк килгән Шәүкәт Гаделша премия иясе булуына тантана тәмамлангач та ышанып бетмәгән иде әле.

– Себер татарларын аерым халык дип чыгарганнар икән. Ишеткәннәремә ышанмадым башта… – диде ул. Өлкән яшьтәге шагыйрьнең күзләрендә яшь иде. – Без бит – бер милләт, бердәм халык. Мине әлеге премиягә тәкъдим иткән Төмән өлкәсе татарларына рәхмәт!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, Тукай премиясен Шәүкәт Гаделшага бирү – бердәмлегебезне раслау ул.

– Шәүкәт Гаделша – Себердә туып-үскән шагыйрь. Аның шигърияте шактый үзенчәлекле. Себернең кабатланмас табигате, аның кешеләре турында яза ул. Кайбер шигырьләре “Идегәй” дастаны белән аваздаш. Әлеге премияне нәкъ тә аңа бирүнең тагын бер максаты һәм омтылышы – себер татарлары белән бергә һәм бердәм булуыбызны, әдәби телебезнең уртак булуын исбат итү. Безне аерып карарга ярамый: телебез дә, менталитетыбыз да уртак, – диде ул “ВТ” хәбәрчесенә.

Сәяси факторның башка критерийлардан өстен булып чыгуы әлеге бүләкнең дәрәҗәсенә йогынты ясамый калмас кебек. Хәер, соңгы елларда киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән премия тирәсендәге бәхәсләр табигый хәлгә әйләнеп бара… Ничек кенә булса да, Шәүкәт агага әлеге премиянең файдасын күреп, иҗат итәр өчен ныклы сәламәтлек телик!

Икенче лауреат – Наилә Кумысникова турында бер кызыклы факт: моннан төгәл 65 ел элек әлеге бүләккә аның әнисе – Камал театры артисты Асия Хәйруллина лаек булган.

– Шуңа да әлеге бүләккә ия булу – минем өчен икеләтә бәхет. Күн сәнгатенә – безнең бай һәм кабатланмас мирасыбызга мондый игътибар һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт! – диде безгә Наилә ханым.

Тукай премиясе ияләре бүләкләрен алгач, күпләр өчен көтелмәгән тагын бер вакыйга булды – ике шагыйрьгә “Татарстанның халык шагыйре” исеме бирелү турында хәбәр иттеләр. Әлеге дәрәҗәле исемгә Флера Гыйзәтуллина һәм Наил Касыйм лаек булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге шәхесләр Тукай премиясенә дәгъва кыла иде. Аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Кайда сез, милләттәшләр?

Опера һәм балет театрындагы тантаналы чарадан соң тамашачыларның берише Габдулла Тукай һәйкәле янына ашыкты. Яңгыр әллә кайчан туктап, ялтырат кояш чыкса да, татарның сөекле улына багышланган шигърият бәйрәмен карарга килүчеләр әллә ни күп түгел иде. Һәйкәл янында, гадәттәгечә, олпатлар һәм яшь иҗатчылар шигырьләрен укыды, җырлар җырланды, янә бер кат Тукай бүләге ияләренең исемнәре аталды.

Нинди яшьтә булуларына карамастан, һәр татар язучысы һәм шагыйре өчен кадерле чара инде бу. Барыбыз өчен дә шулай булырга тиештер ул, ләбаса. Кызганыч, Тукайны елга бер генә искә төшермәсәк иде, дисәк тә, соңгы арада елга бер була торган чарага да кеше ашкынып тормый.

– Яшь чакта Тукай һәйкәле янына баруны зур бәйрәм кебек көтеп ала идек без. Хәзер ул ничектер авыр йөккә әйләнеп бара кебек. Без куалап өйрәтелгән халык. Укучыларны китерергә, студентларны да лекцияләрдән азат итергә була иде. Шулай ияләшерләр иде, югыйсә. Тукай шәхесенең онытыла баруы белән дә бәйле түгел микән бу, дип борчылам. Читтә яшәүче татарлар Тукайның шигырьләрен яттан белә. Безнең укучылар, студентлар беләме икән? Бер мәзәк ишеттем. Тукайның туган көнен үткәрдек, үзе генә килмәде, ди, имеш, бер бала. Шул хәлгә калмасак ярый инде… – ди бу җәһәттән хезмәттәшебез Риман абый Гыйлемханов.

Ике дистә елдан артык шигърият бәйрәмен калдырмаучы Ләйсән Шаһиәхмәтова да куәтләде бу сүзләрне. Студент чактан ук канга сеңгән бәйрәм, дип атады ул аны.

– Укуымны 2002 елда ук тәмамласам да, ел саен килергә тырышам. Кызым Алиягә 12 яшь тулды. Аны да яшь бала чагыннан ук калдырмыйм, алып киләм. “Туган тел”не күз яшьләрсез җырлый алмыйм, монда килгәч горурлык хисе кичерәм мин. Хәер, бер мин генә түгелдер, дип ышанасы килә. Минем өчен шигърият бәйрәме – татар халкының исән булуын күрсәтә торган чара ул, – дип сөйләде Ләйсән ханым.

Казанда Туган тел көне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән тәмамланды. Оештыручылар, киңрәк аудитория колачлау максатыннан, әлеге чараны “тарихи” урыныннан күчерсә дә, Камал театры каршысында да кеше бик күп күренмәде. Әллә яңгыр, әллә башкасы комаучалады шунда…

Лилия Гыймазова

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Илдар Мөхәммәтҗанов


Тукай ышыгында. Туган тел көненнән соң уйланулар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү