Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: нәтиҗәләр һәм уңышлар

Сүздә генә калмасын. Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышында бу фикерне төрле мәсьәләләргә карата әйттеләр. Иң элек ул татар телендә белем алучы балаларның дәреслекләренә кагыла иде. Моннан кала да уртага салып сөйләшер сүзләр күп булды.

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина,  министрлар, район башлыклары катнашты.

Уртак йорт

Республика Президенты Татарстанны күп халыкларны сыендырган уртак йорт дип атады. Чынлап та: Татарстанның төрле милләт кешеләре белән бергә дус-тату яшәү тәҗрибәсе бар. Милли күптөрлелек – зур шәһәрләр өчен генә түгел, авыллар өчен дә табигый бер күренеш буларак кабул ителә. Утырышны башлап, Рөстәм Миңнеханов әнә шул үзенчәлеккә басым ясады.

Президент искәрткәнчә, милләтара һәм диана татулыкны саклап калу – республиканың уңышлы үсеше өчен кирәк булган шартларның берсе. Республика җитәкчесе белдергәнчә, традиция, тел һәм мәдәниятне саклау өчен Татарстанда дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, кирәкле инфраструктура сафка баса.

– Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калу һәм үстерү, республиканың күп милләтле халкын берләштерү һәм рухи кыйммәтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук гомумроссия гражданнар тәңгәллеген ныгыту – безнең эшебезнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов. Сүзләрен дәлилләп, Президент Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу кебек әһәмиятле вакыйганы телгә алды, киләсе елга Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуны искә төшерде.

Татарстан Президенты дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыруда мөһим урын алып торган милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеген аерым бәяләде. “Уртак эш төрле халык вәкилләренең этник тәңгәллеген саклау шартларын камилләштерергә, Татарстанны уртак йорт буларак кабул итүне формалаштырыга булыша”, – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Республикада яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяләгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе белән уртаклашты. “Алар бер-берләренә каршы килми, ә тулыландыра. Бу — хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең бергәләп тырышып эшләве нәтиҗәсе”, — диде бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов.

Президент чыгышыннан соң сүз Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыевка бирелде. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башкарылган эшләр турында хисап тотты, күп милләтләр яшәгән республикадагы милләт һәм динара мәсьәләләргә тукталды.

Сүз уңаеннан, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстанда барлыгы 6,5 мең чара үткәрелгән. Шуларның 4088е — мәдәни-массакүләм, 358е — иҗтимагый-сәяси, 1736сы — белем бирү, 390ны — күргәзмә рәвешендәге чаралар. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан ел тематикасын яктырткан 6 меңләп материал әзерләнгән. «Ватаным Татарстан» газетасы да әлеге эштә үз өлешен кертте: Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында «Күрше хакы» дигән сәхифә әзерләде.

“Күпме түбәнсетергә була?”

Милли Шура рәисеннән кала, утырыш темасына бәйле башка хисап тотучылар да булды. Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамовныкы татар телле белем бирү дәреслекләренә багышланган иде. Утырыш нәкъ менә аның чыгышыннан соң җанлады. Җитди мәсьәлә турында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев искә төшерде: ул Олег Хисамовтан әлегәчә гамәлдә булган пособиеләрне чын дәреслекләр алмаштырачакмы инде дип кызыксынды.

Олег Хисамов җавабыннан аңлашылганча, хәзерге вакытта 1-4 сыйныфлар өчен дәреслекләр федераль реестрга эләксен өчен экспертизага җибәрелгән. Реестр кабул итсә, алар белем бирү өчен дәреслек статусын алачак.

Аның сүзләрен залда утыручы Россия Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитеты башлыгы урынбасары Илдар Гыйльметдинов та куәтләде. Депутат искәрткәнчә, мәгариф министрлыгы белән берлектә 38 пособие әзерләнгән. Тик Минтимер Шәймиевны әлеге җавап канәгатьләндерә алмады. Ул кабат: “Төгәл беләсе килә: пособие белән укыту бетәме инде?” – дип сорады. Дәүләт Киңәшчесенә тагын бер мәртәбә әзерләнгән дәреслекләрнең реестрга керү белән пособиеләрнең юкка чыгуын әйттеләр.

Сүзгә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да кушылды. “Укыту пособиеләре экспертиза уза. Шуннан соң алар федераль реестрга керергә тиеш. 38 дәреслек бу. Алар әлегә пособие булып санала. Хәзер соңгы этап бара. Ел азагына алар федераль реестрга эләгергә тиеш. Тәрҗемә дәреслекләрдән тыш, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр дә бар,алар да тикшерү уза. Бу – яңа буын дәреслекләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен телне өйрәнү дәрәҗәсе төрле. Рус телендә сөйләшүчелә өчен “Сәлам” дигән укыту-методик комплексы бар, ул да экспертиза уза”, – дип ачыклык кертте ул.

Минтимер Шәймиев бу сорауның җитдилегенә басып ясап:

— Бу бит барыбызны да борчый. Күпме түбәнсетергә була? Бу сүздән курыкмыйм! Хәзерге көнгәчә милли мәктәпләрдә дәреслекләр урынына уку әсбапларыннан файдаланабыз. Бу бит дискриминация. Үз сүзем өчен җавап бирәм! Бердәм илдә нинди дискриминация  була ала ул. Берәүләр дәреслекләр буенча укый, ә без — пособие буенчамы? Бу бит ярымканун булып чыга. Вәгъдә  ителгәч, тәэмин итергә тиешләр иде, – диде ул һәм Илсур Һадиуллиннан бу тармакта чынлап та үзгәрешләр бармы дип кызыксынды.

Министр исә: Минтимер Шәрипович, үзгәрешләр бар, – дип, кабат укыту дәреслекләренең тикшерү узуын искә төшерде.

Дәүләт Киңәшчесе бу процессны тизләтергә кирәк булуын белдерде. “Россия Президенты да бу мәсьәләгә кушылды. Процессны контрольдә тотарга кирәк. Тынычланырга кирәкми! Бу бик җитди! Туган телләрне өйрәнү күләме дәүләт стандартлары буенча арта башлагач, пособиеләр түгел, дәреслекләр булырга тиеш”, – диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләрен Татарстан Президенты да хуплады. Ул да, Россиядә яшәүче гражданнар буларак, үз дәреслекләребез белән укырга хокукыбыз барлыгын искәртте.

– Бу мәсьәләне һәрвакыт контрольдә тоту кирәк һәм ул дәреслекләргә генә бәйле түгел. Вазгыятьне башка милли телләр буенча да карарга кирәк. Мәсәлән, чуаш, мордва. Алар да пособие буенча укыйдыр, мөгаен. Милли мәктәпләргә чыгарга кирәк безгә. Безнең фикерләр дә исәпкә алынырга тиеш. Бәлки, без тиешенчә үз фикеребездә нык тора алмагандыр. Хәзер инде бу сорауларны тиз арада хәл итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, Татарстанның барлык җирлекләрендә дә туган телне укыту буенча да, аны өйрәнү буенча да кайбер җитешсезлекләр бар. Барлык районнарда да бу уңайдан тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмый икән. “Чуаш, мари, удмурт һәм мордвалар күпләп яши торган аерым торак пунктларда туган телне сайлауга игътибар җитеп бетми. Шулай ук татар ата-аналарның да туган телне өйрәнүне сайлау буенча җитешсезлекләр бар”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Милли мәгариф дигәндә, кадрлар мәсьәләсен дә телгә алмый булмый. Республика җитәкчесе әйтүенчә, бу өлкәдә белгечләр әзерләү зур әһәмияткә ия. Бу җәһәттән аларны әзерләүдә КФУ, Чаллы педагогика университеты, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына таяналар. Президент район башлыкларына шушы уку йортлары белән элемтәдә торып эшләргә, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Катлаулы эш

Утырыш азагында сүз Россия Президенты Эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагинага бирелде. Ул да дәреслекләр, телләрне өйрәнү мәсьәләсенә тукталды һәм кайбер аңлатмалар бирде.

— Туган телдәге дәреслекләргә экспертиза ясау процедура ясау катлаулы, озак, финанс чыгымнар таләп итә. Барлык дәреслекләр өчен дә бертөрле ул. Яңа сәяси циклда бу процедураны гадиләштерергә кирәк, – дигән фикерен җиткерде федераль кунак.

Сүз уңаеннан, Россия мәгърифәт министрлыгының 20 августтагы хисабыннан аңлашылганча, хәзерге вакытта федераль дәреслекләр исемлегендә Россия халыкларының төрле телләрендәге 612 дәреслек бар. Белем бирү процессына 21 телдәге дәреслек кергән. Алар арасында татар теле дә бар. “2021 елда федераль исемлеккә 9 телдәге 97 дәреслек керәчәк. Эш бара. Дәүләт җитәкчесе Владимир Путин да бу процессны үзе дә тизләтергә кушты. Бу сорау даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Илнең теләсә кайсы почмагында туган телне өйрәнергә теләгән һәр бала һәм аның ата-анасы бу мөмкинлекләр белән тәэмин ителергә тиеш”, – диде Татьяна Вагина.


Фикер өстәү