Хроник авыруы булган кешеләргә беренче чиратта вакцина ясатырга киңәш ителә

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ковидтан прививка ясарга теләмәгән кешеләр атый торган иң киң таралган сәбәпләрне әйтте.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ведомство җитәкчесе бу дәлилләрнең һәрберсен шәрехләде. Аның сүзләренчә, барлык препаратлар да клиник сынаулар узган һәм гражданлык әйләнешенә кертелгән. Вирус йоктыру ихтималы прививка ясатканнан соң да саклана, әмма әлеге препаратлар кешене авыруның катлаулы формасыннан, өзлегүләрдән һәм үлемнән саклый. Шуңа күрә, ковид белән авырып алган кешеләргә дә прививка ясатырга кирәк, чөнки авырганнан соң иммунитетның никадәр озак саклануы билгесез.

«Прививка яңа штаммнардан саклыймы? Галимнәр мәгълүматларына караганда, вирус мутациясе вакцина ясаганда кулланылган өлешләргә тими. Вакциналарның барлык яңа штаммнарга карата нәтиҗәлелеге расланган», — диде Марина Патяшина.

Моннан тыш, кайбер татарстанлылар сәламәтлек белән бәйле проблемалар аркасында прививка ясатырга курка. «Әмма теләсә нинди хроник авыруы булган кешеләр беренче чиратта вакцина ясатырга тиеш, чөнки алар катлаулы өзлегүләр куркынычы югары булган төркемгә керә», — диде ул.

Видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Ул экспертлар коронавирусның көз көне артуын фаразлый, шуңа күрә республика халкына ковидка каршы чараларны үтәргә һәм мөмкинлек булуга карап прививка ясатырга кирәк, диде.

 


Фикер өстәү