Марина Патяшина: “Сайлауларда коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәде”

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтүенчә, бүгенгә коронавирус белән авыруның 6835 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 23 яңа очрак ачыкланган. Үсеш темпы көн саен 0,4 процентны тәшкил итә.

– Татарстанда коронавирус буенча вазгыять тотрыклы, ләкин бу әле саклык чараларын онытырга кирәк, дигән сүз түгел, – диде ул. – Ярты ел без инде менә шундый шартларда яшибез. Күпләр хәзер битлек кияргә, кулларны еш юарга, антисептиклардан файдаланырга өйрәнде.

Коронавирус таралмасын өчен, тикшерү органннарының да зур эш башкаруларын ассызыклады ул.

— Августта күп массакүләм чаралар узуына, сентябрьдә яңа коллективлар формалашуына карамастан, авыручылар саны арту күзәтелми. Димәк, без барлык профилактика чараларын күреп эшләргә өйрәндек, дигән сүз, – диде Марина Патяшина.

Моннан тыш, ул 1 июльдә Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр уңаеннан тавыш бирүдә куркынычсызлык буенча борчылуларның ныграк булуын да яшермәде.

– Бүгенге сайлаулар белән чагыштырганда, анда вазгыять тынычсызрак, таләпләр дә катгыйрак иде, – диде ул. — Шулай булуга карамастан, сайлауга килгән бер генә кешенең дә авыруы турында билгеле булмады. Димәк, саклану чараларын күргән очракта,авыру таралу куркынычы белән бәйле проблемалар булмый.

Марина Патяшина Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан сайлау участокларының катгый контроле астында булуын әйтте.

– Бөтен саклану чаралары да үтәлә, – диде ул.

Баш санитар табиб сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясарга мөмкинлеген дә искә төшерде.


Фикер өстәү