Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Беркем дә битараф калмаска тиеш»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы Мәрҗани урамындагы 12 мәктәптә сайлады. Кайсы гына заманда яшәсә дә, кем генә булса да кеше сайлауга ниндидер өметләр белән бара.

— Кеше буларак та, дин әһеле буларак та сайлауда үз фикеремне белдерергә килдем. Без дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Хәзер алып барыла торган сәясәттән канәгать. Аллаһы Тәгалә шөкер итә белгәнгә арттырып бирермен дигән. Республикада ел саен 25-30 мәчет ачыла, дини китаплар басыла, мәдрәсәләр эшли», — ди мөфти. Аның фикеренчә, республиканың киләчәге хәл ителгәндә сайлауда катнашырга, үз тавышыңны бирергә, битараф калмаска кирәк.

 


Фикер өстәү