Бердәм тавыш бирү көне: беренче саннар

Бүген бөтен ил буенча Бердәм тавыш бирү көне башланды. Татарстанда 2806 сайлау участогында тавыш бирергә мөмкин булачак, шул исәптән аэропортта һәм Казанның тимер юл вокзалында да.

Алдан тавыш бирүнең беренче ике көне, 11 һәм 12 сентябрьдә, республикада сайлаучыларның 50%ы тавыш биргән, дип хәбәр итә  Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе.  Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашканда бөтен участокларның да ачык, халык, блогерларның кызыксынуы зур булуын, шалтыратучыларның күплеген әйтте. Шалтыратучылар аеруча беренче көнне күп булган. Алексей Кондратьев алтага таба да татарстанлыларның активлыгы кимемәс дип өметләнә. Ул сайлауның беренче һәм икенче көннәрендәге халыкның активлыгын куркынычсызлык белән аңлатты.

Шулай ук Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сәяси партияләр күзәтүчеләреннән шикаятьләр килмәгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау законнарын бозу, кемнеңдер иреген кысу яки нәрсәнедер дөрес эшләмәү белән бәйле мөрәҗәгатьләр юк», — дип аңлатты ул.

Гражданлык бурычын үтәгәннәр кичен тамаша карап ял итә ала. Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда эстрада йолдызлары катнашында концерт булачак. 11 – 13 сентябрь көннәрендә шәһәрдә тавыш биргән һәркемгә «Я проголосовал/Мин тавыш бирдем» дигән сүзләр язылган беләзек биреләчәк. Якшәмбе исә «Ак Барс Арена» стадионы янында шушы беләзек белән чарага керергә мөмкин. Бәйрәм көндезге 12 сәгатьтә башлана. Стадион территориясен берничә мәйданчыкка бүләчәкләр. Яшьләр киберспорт, виртуаль чынбарлык белән мавыккан арада, өлкән буынга «Жизнелюб» дигән проект тәкъдим итәчәкләр. «Әдәби ишегалды» эшләячәк, биредә үк ГТО нормаларын тапшыру да мөмкин булачак. Караоке-бәйге, экологиягә бәйле проектлар тәкъдим итү, аттракционнар – кыскасы, чын бәйрәмнән ким булмаячак.

Кичен исә яраткан җырчы-артистлардан концерт көтелә. Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават (19.50), Валерия (20.00), «Хор Турецкого» (21.00) чыгышларыннан соң, бәйрәмне салют белән төгәлләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Президент сайлаудан тыш, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. 


Фикер өстәү