Иртәнгә халыкның 52 проценты сайлаган

Бүген – 13 сентябрь – Татарстанда төп Бердәм сайлау көне. Әлеге сайлау кампаниясендә Республика Президентын сайлаудан тыш, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларына өстәмә сайлау уза.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашканда бөтен участокларның да ачык, халык, блогерларның кызыксынуы зур булуын, шалтыратучыларның күплеген әйтте. Шалтыратучылар аеруча беренче көнне күп булган. Бүген иртәнгә халыкның якынча 52 проценты сайлаган. Алексей Кондратьев алга таба да татарстанлыларның активлыгы кимемәс дип өметләнә. Ул сайлауның беренче һәм икенче көннәрендәге халыкның активлыгын куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлүе белән дә аңлатты.


Фикер өстәү