Әфганчы-герой Рафаэль Шакирҗанов: Минем өчен сайлау зур бәйрәм

Бүген Казанның 96 нчы сайлау участогында әфганчы-герой Рафаэль Шакирҗанов үз тавышын бирде. Ул бәйрәмдә генә кия торган хәрби киеменнән иде.

— Сайлауларда катнашу — һәркемнең бурычы. Без алдагы көнебезне үзебез сайлыйбыз, — диде ул.

Сайлауның төп көнендә килүенең дә сәбәбе бар. Без шулай гадәтләнгән халык, ди ул.

— Элек-электән ял көнендә сайладым. Минем өчен сайлау зур бәйрәм. Гомерем буе гел шулай булды. Бүген
балалар, оныклар килә. Тәмләп чәйләр эчәбез. Кичкә кадәр сайлаудагы тавыш бирүне күзәтәбез. Бүгенгесе аеруча мөһим. Без Президентны сайлыйбыз. Еллар тыныч булып, имин тормышта яшәргә язсын!


Фикер өстәү