Андрей Кондратьев: Татарстанның сайлау участокларында күзәтүчеләр даирәсе киң булачак

2021 елгы сайлауда тавыш бирүне контрольдә тоту ничегрәк оештырылачак? Партияләрнең барлык сайлау участокларында күзәтүчеләр белән тәэмин итүгә көче җитәрме? «Волга» экспертлар клубы утырышында шул хакта фикер алыштылар.

Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов бүгенге дөньяда кешеләрнең сайлау нәтиҗәләренә ни дәрәҗәдә ышанулары турында сөйләде. «Һәрбер партия сайлау нәтиҗәләренә шик төшмәслек итеп, алар алга таба җиңелрәк яшәү мөмкинлеге бирерлек итеп эшләү бурычын куя», – дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, сайлаулар бүгенге дөньяда гадәти булмаган шартларда уза: мәгълүмат кыры, кешеләрнең психологиясе үзгәрде. Алар барлык мәгълүматны интернетта тикшерергә күнекте. «Җәмгыять һәм мәгълүмати мохит шуның кадәр үтә күренмәлегә әйләнде, кешеләр беренче чыганакка гына ышана башлады. Тавыш бирү аноним булган шартларда кешеләрдә нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек хис кала», – дип искәртте Алексей Куртов.

Политтехнолог фикеренчә, хәзер кешеләр өч категориягә бүленә: алар йә ышана, йә шикләнә, йә бернәрсәгә дә риза түгел. Аның фикеренчә, кешеләрнең шушы өченче категориясе иң зур кыенлык тудыра. «Сайлауга килүчеләр арасында шундыйлар бар: аларга сайлауның барышы да, мәгълүмат кыры да ошамый. Иртәнге аштан канәгать калмаулары да аларның ничек сайлавына йогынты ясый хәтта. Менә шундыйлар белән ничек эшләргә? Аларга дөреслек җитми, шуның аркасында эчке каршылык яки шик барлыкка килә. Шуңа күрә кешеләрнең барлык шушы өч категориясе өчен бөтен сорауларга җавап табылырдай мәгълүмат кыры булдыру бурычы тора», – диде Алексей Куртов.

«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кешеләрнең дәүләт белән идарә итүгә карата кызыксынуы артуын белдерде. «Минемчә, инде шактый озак вакытлар буе күзәтелеп килүче билгеле бер дәрәҗәдәге тренд бу. Әмма шул ук вакытта без инде унтугызынчы ай дәвамында коронавирус инфекциясе таралу шартларында яшибез. Дәүләтнең роле артуга, аның канаты астында булу зарурилыгына тренд, чыннан да, бар», – диде Айрат Фәррахов.

Ул, гамәлдәге депутат буларак, парламентның законны камилләштерү мәсьәләсен каравын әйтте. «Сайлауда катнашуга һәм аның үтә күренмәлелегенә гарантияләр белән беррәттән, сайлауда иминлекне дә тәэмин итә алуыбыз өчен законның ничек алга китүен күреп торабыз. Беренче чиратта, участокларда сайлауның барышын күзәтәчәк кешеләрнең күплегеннән дә күренә бу. Сайлауга ышану, аның иминлеге бүген Россия законына салынган.

Айрат Фәррахов «Бердәм Россия» сайлауның мөмкин булганча үтә күренмәле һәм ачык булуын тели. «Нәрсәнедер бутарга, законны үтәмәскә мөмкин, дип санаган кешеләрне җитди җаваплылыкка тарту мәсьәләсе буенча эшләдек. Без законга ялган мәгълүматларга бәйле булган кирәкле барлык үзгәрешләрне керттек», – дип өстәде депутат.

Айрат Фәррахов белдергәнчә, партияләрнең һәммәсе үзләренең күзәтчеләрен булдыру хокукына ия. Шулай ук «Бердәм Россия» дә шушы хокуктан файдаланачак.

Утырышта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында сайлау участокларында видеокүзәтү системасының ничек эшләячәге турында сөйләде. Бүген участокларда җиһазлар урнаштыру эше алып барыла. Барлык участоклар да видеокамералар белән тәэмин ителәчәк.

«Татарстанның сайлау участокларында күзәтүчеләр даирәсе киң булачак. Татарстанда партияләр яңа технологияләрне тизрәк үзләштерә, шуңа күрә аларда барлык нечкәлекләрне исәпкә алу мөмкинлеге бар. Партия күзәтүчеләренә бик күп җәмәгать күзәтүчеләре –  10 мең кеше кушыла. Өстәвенә сайлау участокларында видеокүзәтү системасы урнаштырыла», – дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе үзенең чыгышында Татарстанның инде сайлауга әзер булуын билгеләп үтте.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева утырышта җәмгыятьне сайлау нәтиҗәләренә ышандыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Аның әйтүенчә, кешеләр сайлауга шикләнебрәк карый. Кайбер сайлаучылар фикеренчә, «инде барысы да алдан ук хәл ителгән» һәм, янәсе, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы кандидатлар юк. «Миңа калса, киресенчә, кешеләр мәнфәгатьләренең киңрәк даирәсен кайгыртырга тырышу күзәтелә. Икенчедән, җәмәгатьчелек күзәтүе системасы да камилләштерелә. Күзәтүчеләр арасында төрле даирәдәге кешеләр булырга тиеш», – диде Иҗтимагый палата рәисе. Аның сүзләренә караганда, бүгенгә күзәтүчеләр белән 41 килешү имзаланган. Болар – иҗтимагый оешмалар, коммерциясез структуралар, күп балалы гаиләләр, профсоюзлар федерациясе вәкилләре, волонтерлар һ.б. «Алар гади күзәтүчеләр генә түгел, бәлки ышанычлы мөнәсәбәтне булдыручылар да», – диде Зилә Вәлиева.


Фикер өстәү