Мамадыш шәһәр исеме бирелүне бәйрәм итә

Бүген Мамадыш шәһәр исеме бирелүне бәйрәм итә. Шул хөрмәттән район үз халкын, төрле җирләргә таралып яшәүче якташларын җыйды. Район көннән-көн матурлана. Бәйрәм чарасында да күп кенә яңа биналар,парк һәм яр буе ачылды. Аеруча якташларны хөрмәтләделәр. Шәһәрнең һәр почмагын күрсәттеләр.

— Районыбыз шулкадәр матурланды. Балаларым Казанга сәяхәткә җыена. Җибәрми торам әле. Башта Мамадышны күрергә кирәк. Биредә яшәсәк тә,без бу кадәр яңарышны күрмәгән идек. Ярый кайттыгыз әле, — ди район ветераннар советы җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова.

Бәйрәм җыр-биюгә үрелеп барды. Хезмәттә алдынгылар эшенә бәясен алды,кунаклар исә туган яктан ел буена җитәрлек рухи байлык алып китте.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү