Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды

Президент Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Хезмәт ветераннары һәм предприятиеләр җитәкчеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, табиблар, укытучылар һәм авыл хезмәтчәннәре – Президент кулыннан дәүләт бүләкләрен барлыгы 51 кеше алды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чараның Республика көне алдыннан узуы аңа аерым бер тантана хисе өсти.

— Үз эшләрен яратып башкарган кешеләрнең энергиясе һәм таланты бәрабәренә, икътисад, фән, мәгариф, медицина, мәдәният, идарә һәм башка мөһим тармакларда иң амбициоз идеяләр тормышка ашырыла, — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов тантанага чакырылган хезмәт кешеләренә аерым рәхмәтен белдерде.

— Нәкъ менә завод эшчесе, нефтьче, төзүче, инженер, авыл хуҗалыгы хезмәтчәне, табиблар һәм педагоглар хезмәте республика үсешенең нигезе булып тора, — диде ул.

Шулай ук Президент мәдәният тармагына да аерым тукталды.

— Без тарихи-мәдәни мираска, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә сакчыл карыйбыз. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу сорауларга тагын да зуррак игътибар бирелә. Татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре аерым урын алып тора, — диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның һәм Россиянең халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, прима-балерина Ирина Хәкимова, Татарстанның халык язучысы Мәдинә Маликова, рәссам Фәрит Валиуллин, космонавт Сергей Рыжиков, Россиянең атказанган тренеры Леонид Слуцкий һәм башкалар бар иде. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова бүген “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә ия булды.


Фикер өстәү