Минтимер Шәймиев: «Тынычланырга кирәкми!»

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышында Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев милли мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсен тәнкыйтьләде.

Аның әйтүенчә, татар телле милли мәктәпләрдә укучылар һаман да дәреслекләр буенча түгел, ә укыту пособиеләре буенча белем ала. Ул әлеге мәсьәләнең җитди булуына басым ясады.

⁃ Бу һәркемне борчый торган сорау бит. Күпме мыскылларга була? Бу — дискриминация. Мин үз сүзләрем өчен җавап бирәм. Бердәм илдә шундый дискриминация булырга тиешме? Берәүләр дәреслек буенча укый, берәүләр — пособие белән. Тәэмин итәбез дип вәгъдә иттегез, — диде Минтимер Шәймиев.

Утырышта катнашкан Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, хәзер тәрҗемә ителгән 38 пособие федераль исемлеккә керү өчен белгечләр тикшерүен уза. Экспертизадан соң аларга «дәреслек» статусы бирелергә тиеш.

⁃ Бу эшне тизләтергә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин да бу сорауга кушылды. Бу мәсьәләне контрольдә тоту мөһим, тынычланырга кирәкми! Болай дәвам итәргә тиеш түгел! — диде Минтимер Шәймиев бу җәһәттән. Ул туган телләрне өйрәнү күләме дәүләт стандартлары тарафыннан арттырылган вакытта пособиеләр белән чикләнмәскә кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дәүләт Киңәшчесе сүзләрен хуплады.

⁃ Бу гаделсезлек. Хокукларны бозу. Башка милли телләрне дә карарга кирәк. Мәсәлән, чуаш, мордва. Андагылар да пособие белән укыйдыр, — диде ул


Фикер өстәү