Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модульле 60 машина тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче медицина ярдәм күрсәтү өчен авыл фельдшерларына 60 автомобиль ачкычы тапшырды. Казанда узган чарада Татарстандагы 38 район хастаханәсе машина алды.

«Бу бик кирәкле транспорт. Хәзер гражданнарыбызның сәламәтлеге никадәр мөһим булуын беләбез. Бу мәсьәлә Федерация, республика, муниципалитет хакимияте органнарында беренче планда», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан халкының сәламәтлеген кайгырткан табибларга рәхмәт әйтте, яңа автомобильләр аларның эшен сизелерлек җиңеләйтер дигән өмет белдерде.

«Бу транспорт безнең республикада яшәүче кешеләр иминлеге өчен хезмәт итсен», — дип теләде республика Президенты.

Медицина носилкалары булган Lada Largus модельле 60 машинага сертификатны ул Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка тапшырды.

Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021-2025 елларда авылларда, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм 50 меңгә кадәр халкы булган кеше шәһәрләрдә медицина оешмаларын җиһазландырачаклар.

/Татар-информ


Фикер өстәү