Путин Россиядә сәламәтлек саклау тармагының «беренчел звеносына» бәйле реформа кайчан башланачагын әйтте

Россиядә сәламәтлек саклауның «беренчел звеносын» реформалаштыру 2021 елның 1 гыйнварыннан башланачак. Бу хакта Рoссия Прeзиденты Владимир Путин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россия сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 550 млрд сум бюджет акчасы тотылачак.

Путин шулай ук гражданнар өчен медицина хезмәтләреннән тулысынча файдалану мөмкинлеген тәэмин итү кирәклеген билгеләп үтте.


Фикер өстәү